Тонналаган борай ярмасы, оны һәм шул ук ашлыктан әзерләнгән макарон. Буа эшкуары файдалы ризыклар җитештерүне оештырган. Бүген "Полба М" заводында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Предприятиегә 2015 елда нигез салынган. Бүген ул борайдан төрле эшләнмәләр чыгаруда махсуслашкан: тоташ бөртекле һәм вакланган ярма, он, макарон һ.б.лар. Борайда бодайга караганда - протеин һәм тавык йомыркасы белән чагыштырганда, аксым күбрәк, дип билгеләп үтте белгечләр.
Ашлыкны җирле җитештерүчеләр дә, илнең башка төбәкләреннән компанияләр дә китерә. 2018 елда 620 тоннадан артык продукция сатылган, бу бер ел элек булган күләмнән 11%ка артыграк. Предприятиедә 38 мең сумга кадәр уртача хезмәт хакы белән 11 кеше эшли.
Берничә айдан биналарның берсендә сөт җыю һәм эшкәртү буенча цехны сафка бастырырга ниятлиләр. Бүгенге көндә сөтне суыту җиһазы сатып алынган, хәзер аны урнаштыру бара. Яңа комплексны эшләтеп җибәрү тагын 5 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Татарстан Икътисад министрлыгының ярдәм чаралары турында министр урынбасары Олег Пелевин сөйләде.