Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар арасында ТР бюджетыннан субсидияләр алу хокукына бәйге тәмамланды

2011 елның 28 декабре, чәршәмбе

Быел “ТР да 2011-2013 елларга социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм турында” республика максатчан программасы расланган иде. Республика аның белән социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм буенча төбәк программаларын гамәлгә ашыру өчен РФ төбәкләренә федераль бюджеттан субсидияләр бүлү буенча бәйгедә катнашты. Федераль бәйгедә илнең 49 төбәге җиңүче дип табылган. Татарстан федераль бюджеттан 25,8 млн сумлык субсидияләр алачак.

Моннан тыш, коммерцияле булмаган оешмаларга субсидияләр бирү өчен тагын 25 млн сум республика казнасыннан бүленгән. Билгеле булганча, быел 14 ноябрьдән 22 декабрьгә кадәр социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар арасында 2011 елда ТР бюджетыннан субсидияләр алу хокукына да бәйге уздырылган иде. Конкурска 190 заявка алынган булган. Бәйгедә катнашу хокукын шуларның 182 се алган. 10 өстенлекле юнәлеш буенча шулар арасыннан (өлкән яшьтәге гражданнарның яшәү сыйфатын күтәрү, инвалидларны социаль адаптацияләү, милләтләр арасындагы хезмәттәшлекне үстерү, әйләнә-тирә мохитне саклау һ.б.) 111 җиңүче билгеләнгән.

Җиңүчеләрнең исемлеге белән танышырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International