Бу хакта бүген Санкт-Петербургтагы 16 нчы Форум кысаларында булып узган конкурсларның нәтиҗәләре раслый.
Тамашачыларның тавыш бирүе кысаларында Татарстан Республикасының Чистай районы белән Томбов өлкәсенең Котовск шәһәре җиңү бүлеште.
Казан, Томск, Волгоград һәм Пермь шәһәрләре белән берлектә, шәһәр стратегияләре конкурсы финалына чыкты. Субъектлар быелның ноябрендә Екатеринбург шәһәрендәге мәйданчыкта җиңү өчен көрәшүне дәвам иттерәчәкләр.
Моннан тыш, форумның беренче көнендә 16 дискуссия булды, алар стратегик планлаштыру тематикасына багышланды, шулай ук пленар утырыш булды, анда ике көнлек чараның көн тәртибе яңгыратылды.