Россия Федерациясенең Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан, экспертлык бергәлеге вәкилләре һәм федераль башкарма хакимият органнары белән берлектә, "Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы" өстенлекле программасы кысаларында Зарури таләпләрне бозуларны комплекслы профилактикалау стандарты эшләнде. Бу документ хуҗалык итүче субъектларны идарәлек процессларына җәлеп итү өчен зарури таләпләрне бозуларны кисәтүне күздә тотучы тәкъдимнәрне, методик документларны, шулай ук контроль-күзәтчелек ведомстволарында профилактика эше буенча алынган тәҗрибәне гомумиләштерә.
Гамәлдәге 294-ФЗ номерлы Федераль закон белән җайга салынучы профилактика чараларына өстәмә рәвештә стандартта берничә яңа корал тәкъдим ителә:
Стандартның аермалы ягы булып аның динамикалы булуы тора: ул өстәмә рәвештә эшләнәчәк һәм, законнар үсеш алган саен һәм профилактика чараларын куллану тәҗрибәсе туплануга карап, аңа өстәмәләр кертеләчәк.
Стандарт контроль-күзәтчелек эшчәнлеген үзгәртеп кору буенча программаны тормышка ашыруда катнашучы барлык контроль-күзәтчелек органнары өчен дә гамәлдә булачак, шуңа бәйле рәвештә әлеге ведомстволар түбәндәгеләрне кабул итәргә тиеш булачак:
Стандарт белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында, "Татарстан Республикасында дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль" бүлегендә, "Зарури таләпләрне бозуларны профилактикалау" бүлекчәсендә танышырга була, түбәндәге сылтама буенча: http://mert.tatarstan.ru/file/File/alsu%20mert/2017/september/Стандарт%20комплексной%20профилактики%20нарушений%20обязательных%20требований.docx