Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә 2016 елның 31 маенда 9:00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе федераль округының гаилә институтына ярдәм итү өлкәсендә социаль проблемаларны хәл итүгә булышлык күрсәтүче КБОның «Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның балалар мәнфәгатьләрендәге гамәлләрнең милли стратегиясен тормышка ашырудагы роле: тәҗрибә һәм үсеш перспективалары» Форумы үткәрелә.
Форумны Хәйрия эшчәнлеге сораулары буенча республика советы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе ярдәмендә «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды оештыра