Дәүләт хакимиятенең федераль органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтү тәртибен камилләштерү, һәм шулай ук кире элемтәгә ирешү максатларында, 2013 елдан башлап, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы заказы белән төзелгән «Сезнең контроль» системасы аша хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатына даими мониторинг үткәрелә.
Хакимиятнең фелераль органы хезмәтен алган (шул исәптән КФҮкә мөрәҗәгать итү аша) гражданнар хезмәт күрсәтүнең сыйфатын бәяләү мөмкинлегенә ия була алалар.
Шул рәвешле Росреестр, ЭЭМ, Миграция һәм Салым хезмәтләре, Пенсия фонды, Социаль иминиият фонды, Суд приставларының Федераль хезмәте, Роспотребнадзор һәм Росимущество тарафыннан күрсәтелгән хезмәтләрне бәяләп була.