2016 елның 26-27 мае көннәрендә Мәскәү шәһәрендә Татарстан Республикасы вәкилләре кече һәм урта эшкуарлыкка инновацияле инфраструктура ярдәме күрсәтү оешмаларының беренче гомумроссия конгрессында катнаштылар. Конгресс Бөтенроссия кече һәм урта эшкуарлык көне кысаларында оештырылган иде.
Чара кысаларында яшьләрнең фәнни-техник иҗатларына ярдәм күрсәтү һәм яшьләрнең инновацияле эшкуарлыгын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру сораулары тикшерелде.