Бүген Санкт-Петербург шәһәрендә, «Точка Кипения» мәйданчыгында, Россия Федерациясе төбәкләренең «Форсайт-навигация 2017»не үткәрү хокукына оештырылган конкурста үз проектларын яклау буенча сессия уза.
Конкурсны «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО (алга таба – СИА) үткәрә. Әлеге конкурста җиңүчеләр 2017 елда «Форсайт-навигация»не уздыру, фирма стилен куллану хокукына ия булачаклар, чаралар үткәргәндә СИА тарафыннан мәгълүмати, методик һәм оештыру ярдәменә исәп тота алачаклар, шул исәптән тематик модераторларны һәм экспертларны җәлеп итү буенча да.