Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының Конгресс-залында 2016 елның 15 декабрендә ел саен үткәрелә торган «Ел экспортёры» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы оештырылды. Нәтиҗәләр экспорт эшчәнлеге өлкәсендә 2016 ел йомгаклары буенча ясалды.
Конкурста катнашучылар эксперт советы тарафыннан сан һәм сыйфат күрсәткечләре буенча бәяләнде, атап әйткәндә, узган ел белән чагыштырганда керемнәр күләменең, гомуми чыгымнарда хезмәткә түләү фонды өлешенең үзгәрүе, сатуларның рентабельлелеге, экспорт тәэминатының өлеше һәм географиясе, һәм шулай ук экспорт эшчәнлеге тәҗрибәсе һәм дәвамлылыгы. Бүләкләү тантанасында10 номинация буенча «Иң яхшы экспортёр предприятиеләр» аталды.