Казанда әйдәп баручы Россия маркетологы Игорь Манн катнашлыгында эшкуарлар өчен «Бизнес Десант» семинары үткәрелде

2016 елның 16 декабре, җомга

2016 елның 15 декабрендә Казанда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы үз эшеңне ачу һәм алып бару буенча бушлай «Бизнес Десант» белем бирү семинары оештырды. Чарада 300дән артык эшкуар катнашты. Чара быел ноябрь-декабрь айларында Татарстанның һәр муниципаль районында уздырылган һәм 2000нән артык кешене җыйган  семинарлар сериясенә йомгак ясау буларак үтте.

Татарстан эшкуарлары өчен  «Бизнес Десант» бушлай белем бирү сериясен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы барлык муниципаль районнарда икенче ел рәттән оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International