ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2017 ел
җомга

"Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны товарлар, эшләр, хезмәтләр закупкасы өлкәсендә контракт системасы турында" 44нче–ФЗ Закон нормаларына ярашлы рәвештә ачык конкурста катнашуга язма формада бирелгән бөтен битләр тегелгән һәм номер сугылган булырга тиеш. Андый заявка составына  кертелгән бөтен документлар язылган һәм ачык конкурста катнашучы (юридик зат өчен, булса) мөһере сугылган һәм ачык конкурста катнашучының  яисә ачык конкурста катнашучы вәкаләтле затының имзасы куелган булырга тиеш.

 

Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрләрен яклау фонды» НО  республика эшмәкәрләренә 15 июньдә импортны алмаштыру өлкәсендә «ПРИОРИТЕТ-2017» Илкүләм Премиясендә катнашырга заявкалар кабул итүнең беренче этабы тәмамлану турында хәбәр итә. Заявкалар кабул итүнең беренче этабы кысасында заявка биргән компанияләргә аеруча зур информацион ярдәм күрсәтелә.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елда Казанда «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.

 


8
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерция булмаган оешма (алда – Фонд)  хәбәр итүенчә, «Ак Барс» Банк ПАҖ  Фонд белән бергә эшмәкәрләр - «Татфондбанк» ПАҖ  һәм «Интехбанк» ПАҖ клиентлары өчен  «АК БАРС – ярдәмгә банк гарантиясе» (алда - Программа) ташламалы нигездә   электрон торгларда катнашу мөмкинлеген биргән программа эшләде.

 

 ВТБ банкы җитәкчелеге бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.

 

Дүрт инвестицион проект бүген Татарстан Республикасы президиумы  Инвестицион совет утырышында хупланды.

 

2016 елда «Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча федераль корпорация» АҖ («МСП»Корпорациясе» АҖ) тарафыннан башлап җибәргән яисә гамәлдәге кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен (МСП) комплекслы белешмәлек ресурсы булып торган МСП Бизнес-навигаторын эшләде һәм файдалануга тапшырды.

2017 елның 28 маендагы  100нче Федераль законга ярашлы рәвештә «Янгын куркынычсызлыгы турында» Федераль законга һәм административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга үзгәрешләр кертелде.

 

«Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» ярашлы  Федераль законга 2017 елның 7 июнендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кул куйды.

 

Алда  12 июньдә – Россия көнен, 25 июньдә  Ураза Бәйрәмен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә «Татарстан Республикасы дәүләт һәм мунципаль хезмәтләр күрсәтү күп функцияле үзәк» дәүләт бюджет учреждениесе филиаллары («Мои документы» офислары) түбәндәге график буенча эшли:

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International