Бүген Акыл мөлкәте буенча федераль хезмәт җитәкчесе Григорий Ивлиев һәм Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе (алга таба – корпорация) президенты Юрий Слюсарь акыл мөлкәте өлкәсен арттыруга гына түгел, ә, тулаем алганда, икътисад үсешенә йогынты ясарга сәләтле булган хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
"Махсус икътисад зоналары" АҖ һәм "Яшь профессионаллар" берлеге (WorldSkills Russia) РФ Икътисадый үсеш министрлыгы катнашында хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куйдылар.
2018 елның 1 гыйнварыннан башлап медицина эшчәнлеге, дару чаралары һәм медицина эшләнмәләре әйләнеше өлкәсендә планлы тикшерүләр үткәрелгәндә тикшерү кәгазьләре кулланылырга тиеш.
Дәүләт Думасы өченче укылышта фәнни-тикшеренү һәм сынау-конструкторлык эшләрендә (НИОКР) катнашучы предприятиеләр һәм оешмалар өчен табышка салым түләүләрен азайта торган закон проектын кабул итте.
"Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы" өстенлекле программасы чаралары кысаларында Россия Федерациясе каршындагы Аналитика үзәге 2017 елның 19-20 июль көннәрендә реформаны тормышка ашыру барышына, шулай ук дәүләт контролен һәм күзәтчелеген камилләштерү өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашуга багышланган конференция үткәрә.
2017 елның 11-12 октябрь көннәрендә Федераль сәнәгать мөлкәте институтында (ФИПС) (Мәскәү ш., Бережковская наб., 24 йорт, 1 корылма, 30 йорт, 1 корп.) Роспатентның ХХI халыкара "Инновацияле икътисадта акыл мөлкәте" конференциясе узачак.
Татарстан Республикасының Экспортка ярдәм үзәге "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциячел булмаган оешмасы Татарстан Республикасының экспортка юнәлеш алган кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрен Халыкара "Авыл хуҗалыгы" Үзәк-Азия күргәзмәсендә катнашырга чакыра, әлеге чара 2017 елның 1 ноябреннән 3 ноябренә кадәр Казакъстан Республикасының Алматы шәһәрендә узачак.
Россия экспорт үзәге Региональ экспорт стандартын үзләштерү өчен пилот регионнары исемлеген төзеде һәм аларга керде: Татарстан Республикасы, Владимир, Волгоград, Калининград, Курган, Ленинград, Новгород, Новосибирск, Пенза, Псков, Рязань, Свердловск, Чиләбе, Ульяновск өлкәләре, Башкортостан Республикасы, Крым, Пермь, Ставрополь, Хабаровск крайлары, Удмуртия Республикасы.
«Программа 6,5» буенча лимит 50 млрд. сумга арттырылды. Россия Үзәк банкының директорлар Советы Россия Икътисади үсеш министрлыгы эшләгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын кредитлауны стимуллаштыру Программасы буенча («Программа 6,5) лимитны 50 млрд. сумга арттыру турында карар кабул итте.
2017 елның 5-6 октябрендә Сочи шәһәренең Баш медиа үзәгендә ел саен уза торган Finopolis 2017 инновацияле финанс технологияләре форумы узачак.