Республика эшкуарларын Халыкара "Авыл хуҗалыгы" Үзәк-Азия күргәзмәсендә катнашырга чакыралар

2017 елның 18 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасының Экспортка ярдәм үзәге "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциячел булмаган оешмасы Татарстан Республикасының экспортка юнәлеш алган кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрен Халыкара "Авыл хуҗалыгы" Үзәк-Азия күргәзмәсендә катнашырга чакыра, әлеге чара 2017 елның 1 ноябреннән 3 ноябренә кадәр Казакъстан Республикасының Алматы шәһәрендә узачак.

 Agroworld Kazakhstan күргәзмәсе – ул авыл хуҗалыгы тармагындагы иң соңгы казанышлар белән танышу һәм тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген бирә торган халыкара масштабындагы комплекслы эшлекле чара.

Күргәзмә бүлекләре:

·        Терлекчелек

·        Кошчылык

·        Терлек азыгы

·        Ветеринария

·        АҖКда кече һәм урта бизнесны финанслау һәм аңа кредит бирү

·        Җиләк-җимеш үстерү

·        Яшелчәчелек

·        Калдыклар эшкәртү

·        Бөртек эшкәртү һәм саклау

·        Бакчачылык

·        Орлыклар

·        Авыл хуҗалыгы техникасы

·        Сәнәгатьнең авыл хуҗалыгы өчен биналар төзү.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасының бердәй экспозициясе тәкъдим ителәчәк. Татарстан Республикасы белән Казакъстан Республикасы арасында уңдырышлы сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләрен җайга салу максаты белән Татарстан Республикасының Экспортка ярдәм үзәге республика эшкуарларына үз продукцияләрен бердәй экспозиция кысаларында тәкъдим итәргә киңәш итә.

Арендага һәм күргәзмә экспозициясен ясауга бәйле чыгымнарны, шулай ук аны презентацияләү җиһазлары белән тәэмин итү бурычын үзәк үз өстенә ала. Компанияләрнең эшчәнлегенә һәм продукциягә кыскача сыйфатлама бирелгән аерым брошюраларны бастырып чыгару күздә тотыла. Брошюра тарату материалы рәвешендә файдаланылачак. Бару һәм яшәү, шулай ук Казакъстан Республикасы территориясенә продукция үрнәкләрен илтү чарада катнашучылар тарафыннан мөстәкыйль рәвештә тәэмин ителә.

Урыннарның чикләнгән булуын исәпкә алып, катнашуда кызыксынган эшкуарларга 2017 елның 31 июленә кадәр үз карары хакында ТР Экспортка ярдәм үзәгенә (843) 524-76-70 телефоны аша яисә tatexport@yandex.ru электрон почтасы буенча хәбәр итүләрен, шулай ук күздә тотылган экспонат продукцияләренә тасвирлама һәм фото җибәрүләрен сорыйбыз.

Татарстан Республикасының Экспортка ярдәм үзәге кече һәм урта эшкуарлык субъектларының төрле форматтагы халыкара күргәзмәләрдә катнашуын оештыра, эшкуарларга үз продукциясен чит ил базарларында тәкъдим итәргә киңәш итә һәм потенциаль партнерлар эзләүдә теләктәшлек күрсәтә. ТР Экспортка ярдәм үзәге хезмәтләре турында тулырак мәгълүматны http://export-rt.ru сайтыннан алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International