2018 елда сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт контролен (күзәтчелеген) үткәргәндә тикшерү кәгазьләре кертеләчәк

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

2018 елның 1 гыйнварыннан башлап медицина эшчәнлеге, дару чаралары һәм медицина эшләнмәләре әйләнеше өлкәсендә планлы тикшерүләр үткәрелгәндә тикшерү кәгазьләре кулланылырга тиеш.

Бу яңалык Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 14 июлендә кабул ителгән "Планлы тикшерүләр үткәргәндә тикшерү кәгазьләрен (контроль сораулар исемлекләрен) куллану бурычын билгеләү өлешендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең аерым актларына үзгәрешләр кертү турында" 840 номерлы карарына нигезләнә. Документ Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан "Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы" өстенлекле программасын үтәү максатларында әзерләнгән.

Тикшерү кәгазьләре гражданнарның сәламәтлегенә һәм гомеренә зыян салыну куркынычын булдырмый калу күзлегеннән караганда үтәлеше аеруча әһәмиятле булган, юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга карата белдерелә торган зарури таләпләргә кагылышлы сорауларны үз эченә алырга тиеш. Планлы тикшерүнең предметы тикшерү кәгазьләренә кертелгән сораулар исемлеге белән чикләнгән.

Тикшерү кәгазьләрен гамәлгә кертү гражданнарның һәм оешмаларның административ һәм финанс чыгымнарын киметү, контроль-күзәтчелек органнары эшчәнлегендә үтәкүренмәлелекне арттыру мөмкинлеген бирәчәк һәм планлы тикшерүләрне үткәрү вакытын киметәчәк.

Документ белән түбәндәге сылтамага басып танышырга була: http://government.ru/media/files/tP3FW2pH2s2AbmdMUz0RegnQkBC53lAJ.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International