Махсус икътисад зоналарына югары квалификацияле кадрлар җәлеп ителәчәк

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

"Махсус икътисад зоналары" АҖ һәм "Яшь профессионаллар" берлеге (WorldSkills Russia) РФ Икътисадый үсеш министрлыгы катнашында хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куйдылар.

Документ МИЗ компанияләре-резидентларын югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итәргә булышачак. Яклар "Яшь професиионаллар" чемпионатларында катнашучыларны һәм урта-махсус белем бирү йортларын тәмамлап, WorldSkills стандартлары буенча имтихан тапшыручыларны МИЗ территориясендә эшләүче компанияләргә эшкә урнаштыру турында килештеләр. Моннан тыш, әлеге килешү яшь белгечләргә дөньяви дәрәҗәдәге предприятиеләрдә эш тәҗрибәсе туплау, шулай ук үзләренең эшкуарлык инициативаларын тормышка ашыру мөмкинлеген бирәчәк.

Яклар кадрларга бәйле уртак чараларны үткәрү һәм яшь белгечләр арасында махсус икътисад зонасы предприятиеләрендә ачылачак яңа эш урыннары турында мәгълүмат тарату турында килештеләр.

Икътисадый үсеш министрлыгының төбәк үсеше департаменты директоры урынбасары Эльмира Ахмеева билгеләп узганча, кадрлар мәсьәләсенә кагылышлы әлеге карар инвесторлар өчен өстәмә өстенлек булачак. "Резидентлар мәйданчыклар сайлаганда төбәкләр буенча сәфәр кыла һәм кадрлар потенциалын карый. Бу бик мөһим. Калуга өлкәсеннән бер мисал бар, ул чакта компания кадрлар потенциалы булганга күрә билгеле бер МИЗ сайлады", дип хәбәр итте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International