ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Үз продукцияләрен сәүдә челтәрләренә чыгару белән кызыксынган Татарстан җитештерүчеләрен "Сәүдә челтәрләре белән диалогны ничек төзергә" чарасында катнашырга чакырабыз, ул 2017 елның 12 декабрендә 12.45 сәгатьтә Казанда "Ривьера" отелендәге "Монте Карло" залында була.

Азык-төлек товарларын һәм азык-төлек булмаган товарларны җитештерүчеләр иң эре федераль и региональ сәүдә челтәрләре вәкилләре белән турыдан-туры аралаша һәм үз товарын тәкъдим итә алачак.


29
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

РФ Президентының Федераль Собраниегә Еллык Юлламасы алдыннан "Новости Россия" иҗтимагый мәгълүмат агентлыгы һәм «Экономическая политика России» журналы редакциясе "Россия төбәкләрендә халык яшәеше һәм эшчәнлеге - 2017" җыелма мәгълүмат хисабын төзи.

Теркәлү монда башкарылаhttp://www.kremlinrus.ru/news/165/#reg

"Россия төбәкләрендә халык яшәеше һәм эшчәнлеге - 2017" җыелма мәгълүмат хисабы - федераль хакимият органнарына РФ субъектлары территорияләрендә гражданнарның яшәү сыйфаты турында мәгълүмат бирүнең стратегик чыганагы.

Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасының Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәге экспортка эшли торган кече һәм урта бизнес субъектлары вәкилләренә, Россия экспорт үзәге "Россиядә эшләнгән" ихтыяри сертификатлау системасын камилләштерде, дип хәбәр итә. 

"Россиядә эшләнгән" ихтыяри сертификатлау системасының яңартылган эшләү кагыйдәләре һәм билгене куллану тәртибе белән, түбәндәге сылтама буенча кереп,  тулырак танышырга, шулай ук сертификатлауга гариза бирергә мөмкин: https://www.exportcenter.ru/made_in_russia/certifications/.ru.
 

Үз производстволарын дөнья стандартларына җайлаштырырга уйлаган һәм үз продукцияләрен халыкара компанияләргә тәкъдим итәргә планлаштырган компанияләр өчен 2017 елның 27-28 ноябрендә Казанда ике көнлек тренинг булды.

Укытуның максаты катнашучыларны азык-төлек куркынычсызлыгы  менеджментының иң мөһим принциплары белән таныштырудан гыйбарәт иде, бу якын киләчәктә предприятиеләр үзләренең производстволарын, РФ законнары таләпләрен исәпкә алып,  HACCP, ISO 22000, ISO 22002-1 стандартлары таләпләренә җайлаштыра алсыннар өчен эшләнде. Җитештерүчеләргә шулай ук "Хәләл" системасы буенча халыкара сертификатлавы өчен куела торган өстәмә таләпләр турында сөйләделәр.

"ЭТНОМИР - кече һәм урта бизнесны үстерү мәйданчыгы" түгәрәк өстәле 2017 елның 20 декабрендә Калуга шәһәрендә "ЭТНОМИР" мәдәни-мәгариф үзәге территориясендә була.

Программа кысаларында ЭТНОМИР паркы объектларына бару, кече һәм урта бизнес субъектлары өчен мөмкинлекләрне күрсәтү каралган.

Әлеге чарада катнашу өчен кече һәм урта бизнес субъектлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла. 

 Өстәмә мәгълүмат белән кызыксынсагыз, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының инвестиция эшчәнлеге бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз, тел. 524-91-32.


28
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр базарларындагы четерекле мәсьәләләр турында мәгълүмат җыю эшен даими алып бара.

Хәзерге вакытта кергән тәкъдимнәргә ясалган анализ нәтиҗәләре буенча, шулай ук 2017 елда Татарстан Республикасы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре базарлары торышына һәм аларда  конкуренция мохите яхшыруга ясалган мониторингны игътибарга алып,  2017 - 2018 елларда конкуренция мохитен яхшырту таләп ителгән социаль әһәмиятле һәм өстенлекле базарлар исемлеге, шулай ук 2016 - 2018 елларга Татарстан Республикасында  конкуренцияне арттыруга ярдәм чаралары планы проектлары әзерләнде. Сылтама буенча үтеп, әлеге проектлар белән  танышырга һәм тәкъдимнәр кертергә мөмкин.

Сезнең фикерегезчә, кайсы товар базарларында конкуренцияне үстерергә, шулай ук "Юллар картасы"на нинди өстәмә чаралар кертергә кирәк? Тәкъдимнәрегез (843) 524-91-59 "кайнар линия" телефоны аша һәм konkur.mert@tatar.ru электрон адресына кабул ителә.

2017-2018 уку елында "Технология эшкуарлыгы" олимпиадасы Россиянең Инновацияле төбәкләре ассоциациясе (РИТА), Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе, Томск дәүләт университеты һәм Россиянең башка иң яхшы 24 уку йорты ярдәме белән үткәрелә.

Олимпиада барлыгы 5 профильне үз эченә ала: яңа технологияләр, гамәли биотехнологияләр, IT, авиатехнологияләр һәм ресурсларны сак тоту. Шул ук вакытта аларның һәркайсында икътисадый бурычларны да хәл итәргә кирәк: Олимпиада мәктәп программасының аерым бер фәненә генә тыгыз бәйләнмәгән һәм Россия мәктәп укучыларында иҗади мөмкинлекләрне үстерүне һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә кызыксыну уятуны максат итә.

Укучыларны иң күбе "Яңа технологияләр" профиле кызыксындыра. Катнашучыларны теркәү олимпиаданың www.olimp.tech рәсми сайтында башкарыла.

 


24
ноябрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 5-6 декабрендә Мәскәү шәһәрендәге Халыкара сәүдә үзәгендә «Русфонд» беренче хәйрия социаль-инвестиция форумы үтәчәк.

Форумда катнашу илебез икътисадының торышы һәм аны үстерү перспективалары турында иң яңа мәгълүматлар алырга, шулай ук максималь файда алырлык инвестицияләр кертү өчен иң перспективалы өлкәләр турында белергә мөмкинлек бирәчәк.

Форумнан кергән бөтен акча рак белән авыручы балаларны коткаруга тотылачак.

Коммерциягә карамаган оешмалар өчен катнашу бушлай!

Форумга язылу, аның программасы белән танышу өчен сылтама буенча үтәргә кирәк: http://charityforum.ru/#about

2017 елның 23 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында җирле товар җитештерүчеләрнең сату базарларын киңәйтү буенча эш төркеменең беренче юнәлеш бирү киңәшмәсе булды, аның рәисе булып Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов тора.

 


23
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Конкурс Татарстанда бизнесны үстерүгә ярдәм итүгә, эшкуарлык эшчәнлегенең абруен һәм җәмгыятьтә эшкуар статусын арттыруга максат тота.
Анда катнашу өчен эшчәнлекләре конкурс номинацияләренә туры килә торган кече һәм урта бизнес эшкуарларының барысы да чакырыла. Конкурста эшкуарлык таланты һәм бизнесменның эшкуарлык өлкәсен, үз тармагын һәм, тулаем алганда, республика икътисадын үстерүгә керткән өлеше бәяләнә. Конкурста җиңү компания өчен яңа дәрәҗәгә чыгуның база этабына әйләнергә, предприятиенең статусын арттыру юлы белән максатчан аудиторияне киңәйтүне тәэмин итәргә мөмкин.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International