ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасына "Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы (Внешэкономбанк)" дәүләт корпорациясе рәисе урынбасары, "Моношәһәрләрне комплекслы үстерү" программасы җитәкчесе И.В. Макиева эш сәфәре белән килде.

Әлеге визит кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева потенциаль инвесторлар белән Чаллы социаль-икътисадый үсеше алдан билгеләнгән территориядә Татарстан Республикасында Аквабиокультура технополисын булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә, шулай ук Татарстан Республикасы моношәһәрләре башлыклары белән "Моношәһәрләрне комплекслы үстерү" программасына йомгак ясау һәм 2018 елга планнар мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

 


6
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Үз продукцияләрен сәүдә челтәрләренә чыгару белән кызыксынган Татарстан җитештерүчеләрен "Сәүдә челтәрләре белән диалогны ничек төзергә" чарасында катнашырга чакырабыз, ул 2017 елның 12 декабрендә 12.45 сәгатьтә Казанда "Ривьера" отелендәге "Монте Карло" залында була.

Азык-төлек товарларын һәм азык-төлек булмаган товарларны җитештерүчеләр иң эре федераль и региональ сәүдә челтәрләре вәкилләре белән турыдан-туры аралаша һәм үз товарын тәкъдим итә алачак. Эшмәкәрләр чара кысаларында шулай ук сәүдә челтәрләренең төп эш принциплары турында, товарны сертификатлау һәм стандартлау хакында хәбәрдар булалар.

 

Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына карата тикшерү-күзәтү функцияләрен гамәлгә ашыручы дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенең ачыклыгын булдыру максатларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында киңәшмә булды, анда "Тикшерелгән бизнес" мәгълүмат интернет-ресурсы проекты тәкъдим ителде. Проект эшмәкәрләр өчен эшләнә һәм бизнеска тикшерүләр уздыру буенча гади һәм аңлаешлы итеп бирелгән практик киңәшләрне үз эченә алачак.

 


5
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген, 2017 елның 5 декабрендә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына эш сәфәре белән Шэньчжэнь пилотсыз аппаратлар ассоциациясе рәисе Ян Цзиньцай әфәнде җитәкчелегендә Кытай Халык Республикасы делегациясе килде.

Бу визит кысаларында икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов делегация белән киңәшмә үткәрде, аның барышында ул Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы белән таныштырды.  Шулай ук республиканың социаль-икътисадый үсеше, инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда Татарстан белән Кытайның перспективалы хезмәттәшлеге очрашуның төп мәсьәләләре булды.


4
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Чара 2017 елның 30 ноябрендә Мәскәүдә узды. Конференция эшен, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимиров Путинның сәламләү сүзләрен җиткереп, Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры Максим Станиславович Орешкин ачты.

Конференция кысаларында Президент программасын үстерүнең концептуаль мәсьәләләре, аның хәзерге бурычлары һәм булырга мөмкин юнәлешләре турында фикер алышынды.

Президент программасын Татарстан Республикасында гамәлгә ашыру икътисадый һәм социаль өлкәләрнең заман таләпләренә җавап бирә торган һәм югары квалификацияле профессионал җитәкчеләргә булган хәзерге һәм киләчәктәге ихтыяҗларын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2017 елның гыйнвар-октябрь айларына Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингын әзерләде.

2017 елның гыйнвар-октябрь айларына гомуми рейтингта алгы урыннарда Казан шәһәре (1 нче урын), Әлмәт (2 нче урын) һәм Түбән Кама (3 нче урын) муниципаль районнары.

Рейтинг белән тулырак "Социаль-икътисадый үсеш фаразлары һәм нәтиҗәләре" бүлегенең "Территориаль үсеш" бүлекчәсендә танышырга мөмкин.

 


1
декабрь, 2017 ел
җомга

Кореяның компрессорлар, насослар, турбиналар, югары технологик автоматлаштырылган клапаннар җитештерүчесе Apollo Group Әлмәттә Apollo-T Россиядәге үзенең төп җыю предприятиесен төзергә уйлый. Бу хакта бүген корпорациянең генераль директоры урынбасары Чо Джан Хун «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлары советы   утырышында хәбәр итте. Чара ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үтте. 

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкның үсеше турында журналист эшләренең һәм медиа-проектларның VIII Республика конкурсы башланып китү турында игълан итә.

Конкурс материаллары 420021, Казан ш., Мәскәү ур., 55 нче й. адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында көн саен 9.00 алып 18.00 кадәр 104 нче бүлмәдә (Канцелярия) кабул ителә.

Конкурс эшләре шулай ук электрон рәвештә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Alsu.Sharafutdinova@tatar.ru, «Конкурска» дигән билге куегыз.

Гаризаларны кабул итүнең соңгы көне - 2017 елның 15 декабре, 18.00 (мск).

Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 524-91-91.

Конкурста катнашу өчен Конкурс комиссиясенә түбәндәгеләрне тапшырырга кирәк: 
гариза
- Конкурска тәкъдим ителә торган эшләр.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2017 елның декабрендә булачак.

 


30
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

"Татарстан Республикасында күпфункцияле үзәк" ДБУ һәм Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе арасында "Минем документлар" офисларында (КФҮ) тавыш бирү көнендә яшәү урыннарыннан читтә булачак гражданнардан булу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза кабул итүне оештыру хакында килешү имзаланды.

Сайлау комиссиясенә һәм КФҮкә гариза кәгазьдә шәхсән тапшырыла, бу вакытта Россия Федерациясе гражданы паспорты күрсәтелә.

Офислар, күрсәтелә торган хезмәтләр һәм эшләү вакытлары турында тулырак мәгълүмат белән http://mfc16.tatarstan.ru КФҮ сайтында таныша аласыз.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы инфраструктура объекты территориясендә инженерлык инфраструктурасын, җитештерү биналарын, төзелмәләрен, корылмаларын төзүгә (реконструкцияләүгә), шулай ук товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) производствосын булдыру, үстерү яки модернизацияләү максатларында җиһазлар сатып алуга Россия кредит оешмаларыннан алынган кредитлар буенча процентлар түләү белән бәйле чыгымнарны түләү чыгымнарын субсидияләү программасының эшли башлавы турында хәбәр итә.

Документлар 2017 елның 6 декабреннән башлап кабул ителә.

Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Мәскәү ур., 55 нче й., 125 нче бүл., 9.00 алып 18.00 кадәр (дүшәмбе-пәнҗешәмбе),  9.00 алып 17.00 кадәр (җомга), төшке ял 12.00 алып 13.00 кадәр, ял көннәре – шимбә, якшәмбе.

Барлык сораулар буенча (843) 524-90-90 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International