Бүген, 2017 елның 5 декабрендә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына эш сәфәре белән Шэньчжэнь пилотсыз аппаратлар ассоциациясе рәисе Ян Цзиньцай әфәнде җитәкчелегендә Кытай Халык Республикасы делегациясе килде.
Бу визит кысаларында икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов делегация белән киңәшмә үткәрде, аның барышында ул Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы белән таныштырды. Шулай ук республиканың социаль-икътисадый үсеше, инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда Татарстан белән Кытайның перспективалы хезмәттәшлеге очрашуның төп мәсьәләләре булды.