ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында журналист эшләре һәм медиа-проектлар буенча VIII республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Конкурс Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы инициативасы белән Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәмендә уздырыла. Бүләкләү тантанасы 2017 елның 25 декабрендә "Корстон-Казан" кунакханә комплексында булды.

 

 


25
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасыннан Федерация Советы әгъзалары һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашу уздырды.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында булды.

 

Узып баручы елга алдан ясалган нәтиҗәләр Татарстан Республикасы икътисади үсешенең уңай темплары турында нәтиҗә чыгарырга мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Муниципаль берәмлекләре советының XII съездында чыгыш ясаганда белдерде.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Түбән Кама, Зеленодольск һәм Чистай муниципаль районнары җирле үзидарә органнары белән берлектә  монобәйлелекне киметү максатларында үткәрелгән эш кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 22 декабрендәге карарлары белән Түбән Кама, Зеленодольск һәм Чистай моношәһәрләре территориясендә социаль-икътисадый үсеше алдан билгеләнгән яңа территорияләр (алга таба - СИҮАБТ) булдыру турында карарлар кабул ителде.

Зеленодольск, Түбән Кама һәм Чистай моношәһәрләренә СИҮАБТ статусын алу 10 ел эчендә моношәһәрләрдә кимендә 7 мең даими яңа эш урыннары булдырырга, СИҮАБТгә инвестицияләр күләме 23,7 млрд сум, шул исәптән капитал кертемнәре күләме (НДСтан башка) 19 млрд сум булган кимендә 76 резидент җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

2018 елның 28-29 июнь көннәрендә Мәскәүдә ел саен үткәрелә торган "Россия-Европа: Чикләрсез Хезмәттәшлек" XI эшлекле партнерлар форумы була. Форумның беренче көнендә "Россия - Европа сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләре һәм төбәкара хезмәттәшлек", "бизнесның цифрлы чорга күчүе: Россиядә Европа компанияләренең өстенлеге" темалары буенча фикер алышулар булачак.

Форумның икенче көне Россия һәм Европа компанияләре, Россиянең потенциаль инвесторлары һәм Европа илләре инвестицияләрен җәлеп итү агентлыклары арасында сөйләшүләр уздыруга багышланачак.

Инвестиция проектларын һәм эшлекле хезмәттәшлек буенча фикерләрен тәкъдим итү өчен Татарстан Республикасының сәнәгать компанияләре чакырыла.

 

 


22
декабрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 22 декабрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов рәислегендә "Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры" коммерциягә карамаган партнерлыгы Ассоциациясе коллегиясенең чираттагы утырышы булды.

Утырыш барышында коллегиядә катнашучылар Казан дәүләт энергетика университеты тарафыннан Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучы оешмалар мәнфәгатьләрендә гамәлгә ашырыла торган тикшеренүләр һәм инновацияле проектлар турында мәгълүмат тыңладылар һәм фикер алыштылар, Татарстан Республикасының полимер профиле предприятиеләренең экспорт потенциалын өйрәнү нәтиҗәләрен һәм экспортны арттыру мөмкинлекләрен карап тикшерделәр.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Директорлар советы быелның тугыз ае эчендә бюджет үтәлешен карады һәм 2018 елның гыйнвар аена һәм беренче кварталына бюджетны раслады.

Утырышта компаниянең лицензион кишәрлекләрендә геология-разведка эшләре йомгаклары турындагы нотык тыңланды. 2017 ел эчендә «Татнефть» төркеме буенча чыгарыла торган нефть запаслары күләме 30 млн. тоннага арту көтелә.

 

Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, инновацтяле үсеш һәм эшкуарлык комитеты дәүләт сатып алуларын җайга салуны шактый үзгәртә торган ике закон проектын икенче укылышта кабул итте.

1) "Аерым төр юридик затлар тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу турында" 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль законга 2019 елдан башлап дәүләт компанияләренең конкуренцияле сатып алуларын электрон формага күчерү турында төзәтмәләр.

2) "Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алуның контракт системасы турында" 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законга сатып алу процедураларын тулысынча цифрлаштыру турында төзәтмәләр.

Утырышта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге башлыгы Венера Садыйкова "2015 - 2020 елларга Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру" ведомство программасының 2017 елда үтәлеше турындагы доклад белән чыгыш ясаячак.

Моннан тыш, утырыш кысаларында Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары, җирле үзидарә органнары, учреждениеләре арасында, аларның Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында ришвәтчелекнең торышы турындагы фикерләрен белү максатыннан, коррупциячел факторларны тармакта тикшерү нәтиҗәләре һәм гамәлгә ашырыла торган ришвәтчелеккә каршы чаралар турында фикер алышу планлаштырылган.

 

Төрле очракларда - чит илләр партнерлары белән эшләгәндә НДС каплаудан алып эш урынында тиешле рәвештә рәсмиләштерелмәгән хезмәткәр белән хезмәткә кагылышлы низагларга кадәр - тикшерү-күзәтчелек органнары белән үзара хезмәттәшлек итү тәҗрибәләре белән эшкуарлар 2017 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында узган очрашу барышында уртаклаша алдылар. Эшкуарларга шулай ук аларга карата тикшерү-күзәтчелек эшчәнлеге башкарылганда бизнес белән дәүләтнең үзара багланышлары өлешенә караган сораулар бирү һәм тәкъдимнәр кертү мөмкинлеге бирелде.

Дискуссия төгәлләнгәннән соң, очрашуларны мондый форматта үткәрүнең максатка ярашлы булуы турындагы тәкъдим әйтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International