Зеленодольск, Түбән Кама, Чистай моношәһәрләре территорияләрендә социаль-икътисадый үсеше алдан билгеләнгән яңа территорияләр булдырылды

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Түбән Кама, Зеленодольск һәм Чистай муниципаль районнары җирле үзидарә органнары белән берлектә  монобәйлелекне киметү максатларында үткәрелгән эш кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 22 декабрендәге карарлары белән Түбән Кама, Зеленодольск һәм Чистай моношәһәрләре территориясендә социаль-икътисадый үсеше алдан билгеләнгән яңа территорияләр (алга таба - СИҮАБТ) булдыру турында карарлар кабул ителде.

Зеленодольск, Түбән Кама һәм Чистай моношәһәрләренә СИҮАБТ статусын алу 10 ел эчендә моношәһәрләрдә кимендә 7 мең даими яңа эш урыннары булдырырга, СИҮАБТгә инвестицияләр күләме 23,7 млрд сум, шул исәптән капитал кертемнәре күләме (НДСтан башка) 19 млрд сум булган кимендә 76 резидент җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International