Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында журналист эшләре һәм медиа-проектлар буенча VIII республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Конкурс Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы инициативасы белән Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәмендә уздырыла. Бүләкләү тантанасы 2017 елның 25 декабрендә "Корстон-Казан" кунакханә комплексында булды.
Жюри карары нигезендә белдерелгән 12 номинациянең 11е буенча җиңүчеләр билгеләнде: "Табышлы контракт" номинациясе призерларсыз калды.
Һәр номинация буенча җиңүчегә конкурс лауреатлары дипломнары һәм акчалата премияләр тапшырылды.