Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне чын йөрәктән якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәм!
Яңа ел – тылсымлы һәм могҗизалар өмет ителә торган бәйрәм! Бу безнең киләчәк өчен планнар кору һәм теләкләр теләү чоры. Киләсе ел яхшы үзгәрешләр елына әверелсен, кызыклы очрашулар һәм күңелле вакыйгалар белән сөендерсен!
Ихлас күңелдән Сезгә иминлек, күңел түрендәге теләкләрнең тормышка ашуын телим! Яңа елда Сезгә һәм Сезнең якыннарыгызга саулык-сәламәтлек, гаилә җылысы һәм бәхет телим!