"Татарстан Республикасының дәүләт заказы агентлыгы" АҖ генераль директоры Яков Геллер Яшел Үзән шәһәре эшкуарлары һәм заказчылары каршысында электрон мәйданчыкларда сатып алулар турында мәгълүмат белән чыгыш ясады. Киңәшмә кысаларында ул сатып алулар уздыру өчен интернет-мәйданнарын күрсәтте, аларның берсе – кече һәм урта бизнес өчен bp.zakazrf.ru сайты.
"Үсешкә омтылырга кирәк, – диде Яков Геллер. – Шәһәрдәге эшкуарларга ярдәм чаралары турында белешмәләрне даими рәвештә актуальләштерергә, дәүләт контрактлары сайтларында актив катнашырга кирәк".