Мәскәүдә РФ социаль-икътисадый үсешенең максат күрсәткечләренә ирешүгә мониторинг ясау комиссиясенең эшче төркеме утырышы булды

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Мәскәүдә 2018 елның 23 гыйнварында Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсешенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән максат күрсәткечләренә ирешүгә мониторинг ясау комиссиясе эшче төркеменең чираттагы утырышы булды. 

Утырышта Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 696-606 номерлы указларында бирелгән йөкләмәләрнең докладлар тапшыруга каралган срокларга туры китерелеп үтәлүе барышы каралды.

Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шамсиев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International