«Еxpo Russia Serbia 2018» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашырга чакырабыз

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

"Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасының Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәге Татарстан Республикасының экспортка эшли торган кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрен 2018 елның 14 һәм 16 март көннәрендә Сербиянең Белград шәһәрендә узачак «Еxpo Russia Serbia 2018» 5 нче халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашырга чакыра.

Урыннар исәбенең чикле булуын исәпкә алып, эшкуарларның катнашуында кызыксынучылардан үзегезнең теләгегез турында 2018 елның 1 февраленә кадәр (843) 524-76-70 телефоны яки tatexport@yandex.ru электрон почта адресы аша ТР экспортына ярдәм үзәгенә хәбәр итү, шулай ук экспозициягә кую өчен уйланган продукциянең тасвирламасын һәм фоторәсемен җибәрү сорала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International