Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дагыстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев Махачкаладагы күпфункцияле үзәкнең (КФҮ) эшчәнлеге белән таныштылар

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

Югары дәрәҗәле кунакларга учреждениеләр буенча экскурсияне төбәк КФҮ җитәкчесе Осман Хасбулатов үткәрде. Танышу барышында КФҮнең республика шәһәрләрендә һәм районнарында урнашкан 57 үзәктән һәм 435 артык читтәге офистан гыйбарәт тармакланган филиаллар челтәре булуы билгеләп үтелде. Шулай итеп, "бер тәрәзә" принцибы буенча хезмәтләр күрсәтүдән 98% халык файдалана ала.

Исегезгә төшерәбез: моннан бер көн элек Дагыстанга төбәк җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР икътисад министры Артем Здунов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе килде, эш сәфәре кысаларында алар республиканың кайбер сәнәгать һәм эшкәртү предприятиеләре эше белән танышачаклар, шулай ук сәүдә-икътисад, фән-техника һәм мәдәният өлкәләрендә ике төбәкнең хезмәттәшлеге турында берничә килешү имзаланачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International