ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Фирманың бәя стратегиясен ничек эшләргә һәм продуктның конкуренциядәге өстенлеген ничек булдырырга. Татарстан эшкуарлары товарны уңышлы сатуның әлеге һәм башка серләренә "Экспорт проекты буларак маркетинг" семинары кысаларында төшенә алалар. Өйрәтү семинары Эшкуар йортында (Казан, Петербург ур., 28 нче й.) 21 майда уза.

Май ахырына кадәр «Развитие-НТИ» (дедлайн 21 майда) һәм «СТАРТ-НТИ» (дедлайн 31 майда) программалары буенча ике яңа конкурска гаризалар кабул ителә

Конкурсларның максаты - Милли технологик инициативаларның чаралар планнарын ("юллар карталары"н) (алга таба - МТИ юллар карталары) гамәлгә ашыру максатларында түбәндәге юнәлешләр буенча НИОКРга ярдәм итү: Аэронет; Автонет; Маринет; Нейронет; Технет; Хелснет; Энерджинет; Түгәрәк хәрәкәте.


21
апрель, 2018 ел
шимбә

Спорт азарты һәм дуслык, кергән тупка шатлану атмосферасы һәм терсәкне тешлисе килү. "Төзүче" спорт комплексында бүген чын-чынлап кызу булды. Монда 2018 елгы Татарстан дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында волейбол буенча ярышларының 1/8 финалы матчлары булды. Икътисад министрлыгы командасын министр Фәрит Габделганиев җитәкләде. 


20
апрель, 2018 ел
җомга

2018 елның I кварталында 320 эш урыны һәм 300 артык миллион сум. "Теләче" сәнәгать паркы резидентлары эше белән бүген Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев танышты. Күп кенә предприятиеләр калдыклардан чын мәгънәсендә табыш ясыйлар. «Кряж» ҖЧҖ таушалган автомобиль шиналарын һәм резина техник эшләнмәләрне җыю, саклау һәм эшкәртү белән шөгыльләнә, процесс ахырында резина чүбе алына. 

Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында кафеда һәм рестораннарда нинди таләпләрне үтәргә кирәк булу, аеруча нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк булу турында 23 апрельдә Эшкуар йортында (Петербург ур., 28 нче й., 3 кат) сөйләячәкләр. Семинарда Татарстан Республикасының җәмәгатьчелек туклануы предприятиеләре җитәкчеләре катнаша ала.

18-35 яшьлек эшмәкәрләр "Автошәһәрнең яшь эшкуары - 2018" конкурсында катнаша алалар. Хәзер, чаллылылардан тыш, 21 районнан -  Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Тукай, Чирмешән, Чистай, Ютазы районнарыннан - килүчеләр үзләренең бизнес-идеяләрен тәкъдим итә алалар.

2018 елның 25 маенда Гомель шәһәрендә (Белорусь Республикасы) XV Гомель икътисадый форумы булачак.  Үткәрелү еллары эчендә Форум халыкара сәүдә-икътисад, инвестицион хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу, озак вакытка исәпләнгән ышанычлы регионара һәм кооперацияләр партнёрлыгы элемтәләрен урнаштыру өчен башкалар тарафыннан танылган һәм абруйлы мәйдан була алды. 

Татарстан үзенең медицина өлкәсендәге эшләнмәләрен халыкара аренада күрсәтәчәк. Республика эшкуарларының товарлары һәм препаратлары KINE 2018 "Сәламәтлек саклау" 25 нче Казахстан Халыкара Күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк. Чара 16-18 май көннәрендә Алмата шәһәрендә узачак. Быелгы катнашучылар үз продукцияләрен 8 бүлектә тәкъдим итәчәк: 


19
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Хезмәттешлек итүнең мөмкин булган юнәлешләре турында бүген Мисыр Гарәб Республикасының Россия Федерациясендә Махсус һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ихаб Наср һәм Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев фикер алыштылар. Киңәшмә бүген Казанда, республиканың Икътисад министрлыгында узды. 

Бүген Республика Дәүләт Советында "Бердәм Россия" партиясе Төбәк сәяси советының Партия проектлары буенча комиссия утырышы үтте, анда бердәм россиялеләр партиянең проект эшчәнлегенең яңа юнәлешләре турында фикер алыштылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International