28 апрельдә республика эшмәкәрләре Санкт-Петербургта эре ритейлерлар белән кече бизнесның турыдан-туры сөйләшүләрендә катнаша ала.
Республиканың кунакханә-ресторан бизнесында (HoReCa) кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны агымдагы елның март аена 6720 берәмлектән артып китте. Бу 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8,4% ка югарырак.
2026 елда конкурсны оештыручылар 70 төбәктә узачак “Әни - эшмәкәр” программасында катнашучы төбәкләрнең географиясен киңәйттеләр. Узган ел проект 68 төбәккә кагылган. Конкурс хатын-кызлар эшмәкәрлегенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән, катнашуга гаризалар кабул итү март ахырында башланды.
Республика технологик компанияләре фонд базарына чыгуга һәм инвестицияләр җәлеп итүгә бәйле чыгымнарны махсуслаштырылган платформалар аша каплый алачак. Кичә эмиссия вакытында һәм кыйммәтле кәгазьләрне урнаштырганда финанс йөкләнешен җиңеләйтергә тиешле грант ярдәме алуга дәгъва кылучыларны сайлап алу башланды.
Татарстан экспортерларын 2026 елның 14-16 маенда Казанда узачак “Russia Islamic World Cooperation Expo” Халыкара күргәзмәсендә катнашырга чакыралар.
Беренче апрельдә Казан Эшмәкәрләр йортында “Гранттан тотрыклы бизнеска: яшь эшмәкәрләр өчен үсеш стратегияләре” темасына түгәрәк өстәл узачак.
2025 ел нәтиҗәләре буенча "Гадел билге” товарларны цифрлы маркировкалау дәүләт системасында Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны 5800 тирәсе тәшкил итте. Системаның матбугат хезмәте мәгълүматы буенча бу алдагы елның шул ук чоры күрсәткеченнән 37,6% ка югарырак.
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эш төркеме утырышы узды.
Җитештерү бизнесы продукциясен сату базарларын киңәйтү өчен, “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 2 апрельдә “Казан Экспо” ХКҮдә (2 нче павильон) ягулык-энергетика комплексы белән тәэмин итүчеләр көне узачак.
Җитештерү бизнесы продукциясен сату базарларын киңәйтү өчен, “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 2 апрельдә “Казан Экспо” ХКҮдә (2 нче павильон) ягулык-энергетика комплексы белән тәэмин итүчеләр көне узачак.