2026 елда конкурсны оештыручылар 70 төбәктә узачак “Әни - эшмәкәр” программасында катнашучы төбәкләрнең географиясен киңәйттеләр. Узган ел проект 68 төбәккә кагылган. Конкурс хатын-кызлар эшмәкәрлегенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән, катнашуга гаризалар кабул итү март ахырында башланды.
Татарстан Республикасы конкурс уздыру таләпләре һәм стандартлары буенча сайлап алу узды, теләге булганнар мамапредприниматель.рф сайтында гариза бирә алалар.
Программа ике этапта узачак, башта төбәк дәрәҗәсендә, аннары - федераль дәрәҗәдә. Катнашучылар конкурс сайлап алу һәм интенсив укыту уза, аның нәтиҗәләре буенча үз бизнес-проектын эшләп бетерәләр һәм аннары аны эксперт жюри каршында яклыйлар.
Төбәк этабы кысаларында катнашучыларны интенсив тренинг программасы көтә, аны “Минем бизнес” үзәкләренең сертификацияләнгән тренерлары үткәрәчәк.
Бер атна эчендә катнашучылар бизнес алып бару өчен кыйммәтле инструментлар алачак, бизнес-план эшләргә, үз продуктларын алга этәрергә һәм клиентларны җәлеп итәргә өйрәнәчәк. Моннан тыш, алар уңышлы эшмәкәрләр тәҗрибәсен үзләштерә һәм экспертлардан шәхси консультацияләр ала алачак. Республикада катнашучылар өчен укыту программасы агымдагы елның 18 маенда старт ала һәм 24 майда ахырына якынлаша.
Төбәк этабында җиңүчеләр үз эшләрен үстерү өчен 150 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак.
Федераль этапта иң яхшы проектлар өчен бер миллион, 500 мең һәм 250 мең сум күләмендә бүләкләүләр каралган. Төп конкурстан тыш, 2026 елда “Авылда әни” һәм “Нульдән косметик бренд” кебек махсуслаштырылган конкурслар да үз эшен дәвам итәчәк. Составына федераль хакимият органнары, үсеш институтлары, банклар һәм фондлар вәкилләре кергән эксперт жюри төбәк һәм махсус этапларда җиңүчеләр арасыннан иң яхшы 25 проектны сайлап алачак.
Программада балигъ булмаган балалары булган яки декрет ялында булган хатын-кызлар катнаша ала. Бизнес-идеянең яисә бизнес-проектның үсешнең башлангыч стадиясендә булуы мәҗбүри шарт булып тора (бизнесны теркәү вакытыннан бер елдан артык вакыт узмаска тиеш).
Узган ел Татарстанда узган конкурста Казаннан Наталья Власова “Вышитое счастье” проекты - уникаль чигүле йорт өчен җитен текстиль остаханәсе җиңде. 2024 елда республикада конкурста катнашу өчен барлыгы 90 гариза бирелгән.
Узган ел Татарстанда төбәк этабында “НЕШкола, можно не только детям” проекты белән Сабирова Людмила җиңүче булды. Ул бизнесны үстерүгә 150 мең сум акча алган.
Финалистка проекты балаларга һәм өлкәннәргә рәхәтләнеп һәм стресссыз Soft skills - профессиональ дисциплинаара “йомшак күнекмәләр”не үстерергә ярдәм итә.
“Әни-эшмәкәр” программасы - Рәсәй Икътисадый үсеш министрлыгының хатын-кызлар эшмәкәрлеген үстерү буенча флагман программасы һәм “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” милли проектының “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм” федераль проектының бер өлеше булып тора.