ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Чын күңелдән Икътисадчы көне белән котлыйбыз! Һәр көнебезне барлык максатларга ирешү, билгеләнгән үрләрне яулау өчен уңышлы һәм рациональ файдаланырга телибез. 

Өч көнлек бизнес-семинарлар  «Мәктәп бизнес-старты» республика проекты кысаларында эшкуарлык темасына чумуның чираттагы баскычы булды. Аны «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге ярдәмендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Икътисадчы көне белән котлыйм! Бу көнне һәрберегезгә хезмәтегез, профессиональлегегез һәм эшкә тугрылыгыгыз өчен ихлас рәхмәтемне белдерәсем килә.


8
ноябрь, 2024 ел
җомга

Икътисад министрлыгында Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе, 10 нчы эш төркеме җитәкчесе М.А.Топилин катнашында Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча 10 нчы эш төркеме утырышы узды.

Бүген ТР Инвестиция үсеше агентлыгында «Муниципаль сәгать» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Зеленодольск муниципаль районы хакимияте вәкилләре белән очрашу узды.

КУЭ корпорациясенең зонтиклы поручительлекләрен кулланып, 2024 елның өч кварталында Татарстан Республикасының кече һәм урта бизнесы 7,7 млрд сумлык кредит алган. Бу узган елның тугыз ае белән чагыштырганда 59% ка күбрәк. Алучылар саны – 751 республика эшкуары. Тулаем Россия буенча зонтик механизмын кулланып җәлеп ителгән кредитлар күләме 338 млрд.сум тәшкил иткән. 


7
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

Октябрьдә Татарстанда укыту форумы-марафоны тәмамланды. Онлайн форматтагы чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасының «Минем бизнес» үзәге тарафыннан оештырылды. Анда 400дән артык татарстанлы катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Россия Федерациясе субъектларында КУЭ субъектларына ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры М.Г.Решетников белән күреште.


6
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне - бердәмлекне һәм чәчәк атуны, җәмгыятьнең бердәмлеген һәм халыклар арасындагы элемтәләрне ныгытуны гәүдәләндерүче мөһим дәүләт бәйрәме белән котлыйм.

Бүген Татарстан зур икътисадый ресурсларга ия, ә халыкның тормыш дәрәҗәсе үсүен дәвам итә. Без яңа тармаклар өчен яңа мөмкинлекләр ачып, алдынгы технологияләрне актив кертәбез. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International