Беренче апрельдә Казан Эшмәкәрләр йортында “Гранттан тотрыклы бизнеска: яшь эшмәкәрләр өчен үсеш стратегияләре” темасына түгәрәк өстәл узачак.
Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аның ведомство буйсынуындагы оешмалар ярдәмендә “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” милли проекты буенча оештырылды.
Дискуссиядә катнашучыларга эшмәкәрләргә комплекслы ярдәм программасында студентлар стартапларының катнашу тәҗрибәсе, өстәмә ресурслар алу, перспективалы мәйданчык резиденты булу, технологик үсеш үзәге проектларын сайлап алу критерийлары һәм башкалар турында сөйләячәкләр. Шулай ук чара кысаларында спикерлар яшь эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирәчәкләр.
Түгәрәк өстәлнең экспертлары булып “ТР Эшмәкәрлекне яклау фонды” ККК КБҖ генераль директоры, инновацияләргә ярдәм итү фондының төбәк вәкиле Салихов Айдар; “Авиатор” технопаркына нигез салучы Бикмуллин Марат; “Татарстан Республикасы кластер үсеше һәм проект идарәсе үзәге (ИННОКАМ)” АНО инжиниринг һәм инновацияләр үсеше хезмәте җитәкчесе Карташова Александра; квалификацияләрне үстерү ассоциациясе башкарма директоры Кадыйров Марат; “МОРОЗОВАРС” ҖЧҖ һәм “Флагман” ҖЧҖ генераль директорлары Морозов Арсений һәм Арикулова Дарика, шулай ук “Татнефть” ГАҖ вәкиле торачак.
Чарада катнашу бушлай һәм вакыйга сайтында сылтама буенча теркәлгәннән соң мөмкин.
Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Петербург ур., 28 Зал “Алафузов”.
Башлана 11:00 (Катнашучыларны теркәү 10:40).
Татарстан бизнесына ярдәм итү мәсьәләләре буенча Бердәм контакт-үзәкнең 8 (843) 524-90-90 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.