Җитештерү бизнесы продукциясен сату базарларын киңәйтү өчен, “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 2 апрельдә “Казан Экспо” ХКҮдә (2 нче павильон) ягулык-энергетика комплексы белән тәэмин итүчеләр көне узачак.
Очрашу “Энергопром” Казан халыкара электр энергетикасы форумы программасы кысаларында җитештерү предприятиеләре һәм энергетика тармагының эре заказчылары арасында турыдан-туры B2B-сөйләшүләр форматында узачак. Башлана 14:00.
Сөйләшүләрдә заказчылар сыйфатында катнашачаклар:
- “Росатом” Дәүләт Корпорациясе
- “Россети” ГАҖ
- “РусГидро” ГАҖ
- “Интер РАО” ГАҖ
- “Т Плюс” ГАҖ
Чарага керү бушлай һәм сылтамабуенча теркәлүчеләр өчен мөмкин
Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, шулай ук КУЭ Корпорациясе ярдәмендә узачак.
Ягулык-энергетика комплексын тәэмин итүче көннәре даими үткәрелә һәм тармак белгечләренең киң даирәсен җәлеп итә, сатып алу процедураларының үтә күренмәлелеген арттыруга һәм базарда намуслы конкуренцияне үстерүгә ярдәм итә.
Моңа кадәр чарада Татарстанның 2100дән артык эшмәкәре катнашкан иде.
Алар арасында төзелеш, машина төзелеше, нефть химиясе компанияләре, шулай ук республиканың сәнәгать парклары резидентлары бар.