Яңадан җиһазландыру һәм техник хезмәт күрсәтү пунктлары (ППТО) «Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» программасында катнашырга чакырылды

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» программасы буенча субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен гаризалар кабул ителүе турында игълан итә.

Исегезгә төшерәбез, әлеге программаны гамәлгә ашыру кысаларында Икътисад министрлыгы аккредитация узган яңадан җиһазландыру һәм техник хезмәт күрсәтү пунктларына, юридик һәм физик затларның транспорт чараларын метанга күчерү нәтиҗәсендә алынмаган керемне каплау өчен, субсидия бирә. Техника төренә карап, чыгымнарның 30 процентка кадәре субсидияләнә.

Гаризаларны 2019 елның 5 июленнән 10 декабренә кадәр «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге» дәүләт казна учреждениесе кабул итә. Эш сәгатләре: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 9.00-18.00, җомга 9.00-16.45. Адресы: Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 нче йорт, 521 нче кабинет.

Программа шартлары һәм тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 12 февралендәге 90 номерлы карары нигезендә билгеләнә.

Белешмәләр өчен телефон: 236-04-83

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International