Татарстанда КФҮләре нәтиҗәлелек буенча федераль дәрәҗәдә югары бәя алды

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы 2019 елның I кварталы өчен "бер тәрәзә" принцибы буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтүне оештыру буенча Россия субъектлары рейтингын тәкъдим итте.

Аның нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы КФҮ челтәре эшчәнлеген югары дәрәҗәдә оештырган төбәкләр төркеменә кергән.

Төбәкләр берничә күрсәткеч буенча бәяләнгән, алар арасында: "бер тәрәзә" принцибы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрне алу мөмкинлеге булган гражданнар өлеше, КФҮләрдә дәүләт хезмәтләрен күрсәтү сыйфатыннан канәгать калу дәрәҗәсе, КФҮләрдә күрсәтелә торган мәҗбүри исемлектәге хезмәтләр саны, КФҮ эшчәнлеген оештыру кагыйдәләренә һәм бердәм фирма стиленә туры килү. Моннан тыш, рейтингта КФҮләрдә хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәяләү өчен төбәкләрнең дәүләт хезмәтләре сыйфатын мониторинглауның мәгълүмати-аналитик системасыннан файдалануы да исәпкә алынган.

Татарстандагы күпфункцияле үзәкләр челтәре бүген – "Минем документлар" дигән 55 офис һәм авыл җирлекләрендә 281 читтән торып кабул итү тәрәзәсе. Һәр КФҮдә 150 артык төрдә хезмәт күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International