Мәскәүдә"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

2019 елның 25 июне, сишәмбе

Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы эш төркеменең Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Белоусов рәислегендә утырышы узды. Татарстан Республикасыннан эш төркеме утырышында Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.

Утырыш барышында "Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" илкүләм программасының белешмәләрне зур күләмдә югары төгәллекле тапшыру, эшкәртү һәм саклау буенча тотрыклы һәм куркынычсыз мәгълүмати-телекоммуникация инфраструктурасын оештыруга кагылышлы чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

"Дөнья ясалма интеллектка, блокчейнга, квантлы компьютерларга һәм цифрлы икътисад үсешенә бәйле дүртенче сәнәгать революциясен каршы ала. Безгә Татарстанда цифрлы икътисадның куәтле тармагын – киләчәк икътисадын булдыру өчен эшкуарларның, галимнәрнең, инвесторларның, дәүләт компанияләре һәм үсеш институтларының, депутатларның һәм дәүләт хезмәткәрләренең үзара килешеп эшләве кирәк. Алга таба цифрлаштыру иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә дә үтә күренмәлелеккә һәм теләсә нинди процессларның ачык булуына китерәчәк. Шул ук вакытта цифрлаштыру билгеле бер хәвеф-хәтәрләрне дә үз эченә ала, һәм без аларга нәтиҗәле рәвештә каршы торырга әзер булырга тиеш", – дип билгеләп үтте Фәрит Габделганиев.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында "Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен биш төбәк проекты расланган: "Мәгълүмат инфраструктурасы"; "Цифрлы икътисад өчен кадрлар"; "Мәгълүмати иминлек"; "Цифрлы технологияләр" һәм "Цифрлы дәүләт идарәсе".

Төбәк проектлары чараларының төп өлеше "2014 – 2021 елларга "Ачык Татарстан" Татарстан Республикасында мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләрне үстерү" дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырыла инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International