Шактый вакытка сузылган фикер алышулардан соң, депутатлар “2014-2016 елларга Татарстан Республикасы бюджеты турында”гы закон проектын кертелгән төзәтмәләре белән бергә берьюлы өч укылышта кабул итү урынлы булачак, дип тапты. Нәтиҗәдә, бу закон проекты тулысынча кабул ителде.
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штабның эш төркеме утырышы узды.