ТР Икътисад министрлыгында Татарстанда яңа зур производство ачу мәсьәләсе буенча фикерләштеләр

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Инвестицияләр күләме 40 млрд сум, тагын 2,5 мең яңа эш урыны булыр, дип ниятләнә.

 ТР Икътисад министрлыгында ведомство җитәкчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов белән Екатеринбургның “Алдан” ЯАҖ җитәкчесе Малик Гайсин очрашты. Анда Татарстан территориясендә инвестицион проектны гамәлгә ашыру буенча фикер алыштылар.
Компания углеводород чималын чыгару һәм ташу өчен җиһазлар җитештерә һәм сата.


ТР территориясендә производство үсеше өч этаптан тора. 2014-2015 елларда башкарылырга тиешле беренче этап нефть, газ чыгару җиһазлары производствосын гамәлгә куюдан гыйбарәт. Икенче этап (2017 ел) – торбалар әзерли торган металлургия производствосы төзелеше. Өченче этап (2017 ел) – полимер материаллар һәм компонентлар производствосы төзелеше.


Инвестицияләр күләме 40 млрд сум, тагын 2,5 мең яңа эш урыны булыр дип ниятләнә.


Якын арада проектны гамәлгә ашыру өчен участок сайланачак.


М.Гайсин сүзләренә караганда, Татарстан производство урнаштыру урыны буларак уңай, эшлекле климат, бизнес алып бару өчен уңай шартлар һәм республика территориясендә гамәлгә куела торган инвестицион проектларга Татарстан җитәкчелеге ягыннан ярдәм күрсәтелү сәбәпле, сайланган, дип хәбәр итә республика Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International