Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАР
4
март, 2014 ел
сишәмбе
Чаллы шәһәренең бизнес-инкубаторы “Маркетингка кереш” темасына вебинар үткәрә
2014 елның 5 нче мартыннан башлап Чаллы шәһәренең бизнес-инкубаторы “Маркетингка кереш” темасына вебинар(он-лайн семинар) үткәрә.
Мондый ысул аркасында кече эшкуарлар өчен эш урыннарыннан чыкмый гына белем алу мөмкинлеге туа. Вебинарда шулай ук Алабуга һәм Чистай шәһәрләренең бизнес-инкубаторлары да катнаша.
Беренче семинар 2014 елның 5 нче мартында 14 сәгатҗтә башлана. (Адрес: http://m.mirapolis.ru/m/miravr/9603428881).
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Россия Федерациясенең 2 норматив хокукый актларның җайга сала торган йогынтысын бәяләү уздыра
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Россия Федерациясенең 2 норматив хокукый актларның җайга сала торган йогынтысын бәяләү уздыра.
Әлеге норматив хокукый актлар проектлары карау өчен тармаклы минитрлыкларга җибәрелделәр.
Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен Россия Икътисадый үсеш министрлыгы сайтында www.economy.gov.ru/ria танышырга һәм искәрмәләрен Nail.Madiev@tatar.ru электрон адресына юлларга чакырабыз.
3
март, 2014 ел
дүшәмбе
ТР Хөкүмәте Йортында Министрлар Кабинеты һәм муниципаль районнар арасында килешү имзаланды
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм муниципаль районнар (шәһәр округлары) арасында, ТР Министрлар Кабинеты утырышы барышында, 2014-2016 елларга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары эшчәнлекләре нәтиҗәләренә бәя бирү өчен планлаштырылган күрсәткечләргә ирешү турындагы килешү имзаланды. Документка ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм муниципаль районнар башлыклары имзаларын куйды.
ТР Министрлар Кабинеты утырышын ачып, Илдар Халиков республикада министрлыклар, ведомстволар һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә бәя бирү өчен бердәм мониторинг системасын булдыру кирәклеген белдерде.
“Бүген без, куелган максатларга ирешүдә мөһим механизм булып торучы килешүне имзалыйбыз”,- дип ассызыклады ул.
Илдар Халиков хәбәр иткәнчә, 2013 елда муниципаль районнар тарафыннан максатчан күрсәткечләрне үтәүнең уртача дәрәҗәсе 75,7% тәшкил иткән, бу 2012 елдагыга караганда 9,3%ка югары.
Күрсәткечләрне үтәү буенча нәтиҗә ясау квартал саен башкарылачак, дип белдерде Илдар Халиков.
Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин үзләренең чыгышларында, “проблемалы” күрсәткечләрне яхшырту өчен муниципаль районнарга нәрсә эшләргә кирәклеген җиткерделәр.
Утырыш тәмамланганда килешү имзаланды.
1
март, 2014 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы чаңгы ярышында “бронза” яулады
2014 елның 1 нче мартыннан Казанда Татарстан Республикасы башкарма хакимияте һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләренең дүртенче Спартакиадасы башланды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы комндасы чаңгы ярышында “бронза” яулады.
Министрлык командасын ирешелгән уңыш белән котлыйбыз!
Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шагиәхмәтов Красноярск икътисадый форум кысаларында «түгәрәк өстәлдә» катнашты
2014 елның 28 нче февралендә Красноярск икътисадый форум кысаларында «Монополияләр күзәтү астындамы?» темасына «түгәрәк өстәл» узды.
Утырышта шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин, Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау һәм башка экспертлар катнашты.
Быел форумда катнашучылар ике төп теманы кузгатты — Россия икътисады үсешенең яңа чыганакларын эзләү һәм Себер һәм Ерак Көнчыгышны үстерү.
Дворкович фикеренчә, бу чыганакларны ресурсларны нәтиҗәлерәк файдалануда, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүдә, дәүләт белән бизнес арасында үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуда, кече һәм урта бизнесның активлыгын арттыруда эзләргә кирәк.
Россия икътисадын үстерүнең яңа чыганаклары турындагы үз фикерләрен утырыш барышында шулай ук анда катнашучылар һәм экспертлар да әйттеләр.
Түбән Кама шәһәрендә КФҮ эше сораулары буенча белем бирү семинары узды
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә 2014 елның 28 нче февралендә Түбән Кама шәһәрендә КФҮ эше сораулары буенча белем бирү семинары уздырды..
Азнакай, Биектау, Яшел Үзән, Мамадыш, Менделеевск һәм Түбән Кама муниципаль районнарында КФҮ пилот дип билгеләнгән.
Белем бирү семинары Түбән Кама шәһәре, Төзүчеләр проспекты 12 йорт адресы буенча узды.
Баланс комиссиясе утырышында 40 авыл хуҗалыгы оешмалары каралды
2014 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында баланс комиссиясе утырышы узды. Утырышта 2014 елның март аенда булачак Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында каралачак сораулар буенча фикер алыштылар.
Анда 40ка якын авыл хуҗалыгы оешмалары каралды.
Татарстан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең яшелчә продукциясе белән тәэмин итеп тору мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
Баланс комиссиясе утырышында энергетика, нефть, газ, химия һәм машина төзү комплекслары оешмалары каралды
2014 елның 26 нчы һәм 27 нче февральләренндә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында баланс комиссиясе утырышы узды.
Утырышта 2014 елның март аенда булачак Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында каралачак сораулар буенча фикер алыштылар.
Анда энергетика, нефть, газ, химия һәм машина төзү комплексларнда җитештерү күләме кимүе, аларның кереме кимүе сорауларыкаралды.
28
февраль, 2014 ел
җомга
«Территория бизнеса – территория жизни» бөтенроссия форумы
“Опора России” гомумроссия кече һәм урта эшмәкәрлек иҗтимагый оешмасы «Территория бизнеса – территория жизни» бөтенроссия форумы уздыра.
Форум 2014 нче елның 5 нче мартында Мәскәү шәһәрендә узачак.
Форумда катнашу өчен 2014 елның 4 нче мартыннан да соңармыйча http://www.opora-forum.ru сайтында бушлай регистрация үтәргә кирәк.
Форум программасы
Инвестицияле салым бирү сораулары буенча киңәшмә
2014 елның 27 февралендә салым инспекциясе, «Сбербанк России» ААҖнең «Татарстан Банкы» бүлеге, Газпромбанк филиалы, «ДАНАФЛЕКС» ЯАҖнең вәкилләре катнашынды инвестицияле салым бирү сораулары буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә инвестицияле салым бирү һәм аны кере кайтару шартлары каралды.
Банк гарантиясе бирүче банклар исемлеге Россия Федерациясе Финанс министрлыгы сайтында
http://www.minfin.ru/ru/tax_relations/policy/bankwarranty/index.php?id4=19700
урнаштырылган.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз