Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 ел, 22 февраль, 110 нче карары белән «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы мәгарифен һәм фәнен үстерү» дәүләт программасы расланды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының дәүләт программалары исемлеген һәм Татарстан Республикасының дәүләт программаларын эшләү, тормышка ашыру һәм нәтиҗәлелеген бәяләү тәртибен раслау турында» 2012 ел, 31 декабрь, 1199 нчы карарын, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 ел, 15 май, б-792 нче боерыгы белән расланган «2013 – 2020 елларга мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасын һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 ел, 20 декабрь,
б-2433 нче боерыгы белән расланган «2013 – 2020 елларга фән һәм технологияләрне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасын тормышка ашыру максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты КАРАР БИРӘ:
1. Бу карарга теркәлгән «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы мәгарифен һәм фәнен үстерү» дәүләт программасын (алга таба – Программа) расларга.
2. Программаның дәүләт заказчысы-яраштыручысы итеп Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгын билгеләргә.
3. Татарстан Республикасының Финанс министрлыгына ел саен, чираттагы финанс елына Татарстан Республикасы бюджетын формалаштырганда, мөмкинлекләрне исәпкә алып, Татарстан Республикасы бюджетыннан әлеге максатларга җибәрелә торган акча чикләрендә Программаны тормышка ашыруга акча күздә тотарга.
4. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгына Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары, кызыксынучы оешмалар һәм учреждениеләр тарафыннан Программа чараларын үтәүне һәм аны тормышка ашыру эшчәнлеген яраштыруны тәэмин итәргә.
5. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2012 – 2014 елга «Балалар йортларын һәм ятим балалар һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балалар өчен махсус (коррекцияле) интернат мәктәпләрне тәмамлаучыларны социаль адаптацияләү» республика программасын раслау турында» 2012 ел,
29 февраль, 181 нче карары 2014 елның 1 гыйнварыннан үз көчен югалткан дип санарга.
6. Бу карарның үтәлешен тикшерүдә тотуны Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләргә.