2014 елның 28 нче февралендә Красноярск икътисадый форум кысаларында «Монополияләр күзәтү астындамы?» темасына «түгәрәк өстәл» узды.
Утырышта шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин, Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау һәм башка экспертлар катнашты.
Быел форумда катнашучылар ике төп теманы кузгатты — Россия икътисады үсешенең яңа чыганакларын эзләү һәм Себер һәм Ерак Көнчыгышны үстерү.
Дворкович фикеренчә, бу чыганакларны ресурсларны нәтиҗәлерәк файдалануда, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүдә, дәүләт белән бизнес арасында үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуда, кече һәм урта бизнесның активлыгын арттыруда эзләргә кирәк.
Россия икътисадын үстерүнең яңа чыганаклары турындагы үз фикерләрен утырыш барышында шулай ук анда катнашучылар һәм экспертлар да әйттеләр.