Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАР
6
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Сатып алу өлкәсендә контракт системасын гамәлгә ашыру буенча методик материаллар эшләнде
Татарстан Республикасында контракт системасын гамәлгә ашырганда консультация-методик ярдәм күрсәтү максатында «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законга методик тәкъдимнәр (кыскача кулланма) әзерләнде.
Методик материаллар яңа законның төп нигезләмәләренә кыскача аңлатма бирә, шул ук вакытта басым «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар китерү, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында» 2005 елның 21 июлендәге элек гамәлдә булган 94-ФЗ номерлы Федераль законда каралмаган һәм контракт системасында яңалык булган (бердәнбер тәэминатчыдан сатып алу тәртибенең үзгәрүе, экспертиза уздыруның зарурлыгы һ.б.ш.) нигезләмәләргә ясала.
2014 елның 13 мартында баланс комиссиясе эше нәтиҗәләре каралачак
Татарстан Республикасы предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге күрсәткечләренең түбәнәюе сәбәпләрен анализлау һәм аларны юкка чыгару буенча тәкъдимнәр кертү максатында тармак министрлыклары тарафыннан баланс комиссияләре утырышлары уздырыла. 2014 елда нефть-газ химиясе комплексының 20 предприятиесе, машина төзелеше комплексының 6 предприятиесе, энергетика комплексының 5 предприятиесе, 37 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 1 элемтә оешмасы катнашында 5 баланс комиссиясе утырышы үткәрелде.
Баланс комиссияләре эшенең нәтиҗәләре Татарстан Республикасында табыш күләмнәренең кимүенә комплекслы анализ үткәрү буенча Ведомствоара эшче төркемнең 2014 елның 13 мартына планлаштырылган утырышында тикшереләчәк.
Баланс комиссиясе утырышында «Таттелеком» ААҖнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге каралды
Татарстан Республикасы предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге күрсәткечләренең түбәнәюе сәбәпләрен анализлау һәм аларны юкка чыгару буенча тәкъдимнәр кертү өстендә эш дәвам итә. Әйтик, 2014 елның 5 мартында Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында баланс комиссиясе утырышы узды. Анда 2013 ел йомгаклары һәм 2014 елга фаразланган күрсәткечләр буенча «Таттелеком» ААҖнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге каралды.
Утырышны Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров алып барды.
Утырышта предприятие табышының түбәнәюе сәбәпләре ачыкланды һәм «Таттелеком» ААҖнең финанс нәтиҗәләрен яхшырту буенча тәкъдимнәр эшләнде.
XYBase компаниясе делегациясе белән очрашу
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәте Йортында Малайзиянең XYBase компаниясе делегациясе белән очрашты. Очрашу республикада Invest in Tatarstan халыкара кышкы инвестиция форумы барышы кысаларында узды.
Очрашуны ачып, Хөкүмәт башлыгы, Татарстан белән Малайзияне бик күптәнге һәм уңышлы мөнәсәбәтләр бәйли, дип белдерде. “Бүр үк вакытта без Малайзия регионнары һәм Малайзия компанияләре белән бәйләнешләрне активрак үстерер идек”, диде ул.
Илдар Халиков кыскача Татарстанда ИТ-тармагы инфраструктурасы үсеше турында хәбәр итте. Үз чиратында XYBase вәкилләре Татарстанда компания тарафыннан эшләнгән BLESS бизнес-процессларга электрон ярдәм системасын гамәлгә кертү барышы турында сөйләделәр.
“Татспиртпром”ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Директорлар советы җәмгытьнең 2014 елның гыйнвар аендагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2014 елның I кварталына бурычлар турында финанс директоры А.С. Каюмованың докладын тыңлады.
2014 елның гыйнварында алкоголь продукциясе җитештерүнең күләме 16%ка арткан һәм 505 мең декалитр тәшкил иткән (2013 елның гыйнварында-434 мең декалитр).
“Татспиртпром” ААҖнең алкоголь продукциясен филиаллардан һәм “Алкоторг” ҖЧҖ аша сатуның гомуми күләме 2014 елның гыйнварында 369 мең декалитр тәшкил иткән, узган елга караганда 13%ка артык (2013 елның гыйнварында-327мең декалитр).
Radiance Hospitality Group җитәкчелеге белән очрашу
«Смарт Сити Казан» кунакханә-офис үзәген төзү проектын һәм башка проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүген Invest in Tatarstan кышкы инвестицион форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Radiance Hospitality Group компаниясе җитәкчелеге белән очрашуында кузгатылды.
Сингапур Radiance Hospitality Group компаниясе кунакханә-офис үзәген шулай ук «Смарт Сити Казан»ны үстерү кысаларында Туризм һәм кунакчыллык университетытын төзү инвесторы һәм операторы булырга ризалык бирде. Кичә Invest in Tatarstan форумы кысаларында кунакханә комплексы төзелешен финанслау турында RHG белән Сбербанк арасында башлангыч килешүгә имза салынды.
«Бүген мин сезне нинди мәсьәләләр кызыксындырганны беләсем, проектны гамәлгә ашыру буенча сезнең белән фикер алышасым килә», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Radiance Hospitality Group вәкилләренә.
“Invest in Tatarstan” халыкара форумы
5-6 март көннәрендә Югары Ослан районы территориясендә урнашкан “Казан” тау чаңгысы комплексында “Invest in Tatarstan-2014” халыкара форумы уза. Форумны, ТР Үсеш корпорациясе һәм ТР экспорт корпорациясе катнашында, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы оештыра.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов хәбәр иткәнчә, форумда 16 илдән һәм Россиянең 11 төбәгеннән 450дән артык кеше катнаша. Чит илләргә килгәндә, Бөекбритания, Италия, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, АКШ, Сингапур, Төркия, Швейцария, Чехия, Германия кебек илләрдән вәкилләр килүе көтелә. Алар - эре инвестицион компания һәм фонд, финанс институтлары, төрле бизнес-структуралар, сәнәгать предприятиеләре, дәүләт органнары вәкилләре.
Шуны билгеләп узарга кирәк: “Invest in Tatarstan-2014” халыкара форумы Татарстанның иевстицион мөмкинлекләренә PR-кампания ролен уйнай. Аның әһәмияте республикага күбрәк инвесторларны җәлеп итүдә дә чагылыш табар дип фаразлана.
“Татарстан Республикасы оешмаларына чит ил базарларына керергә Дәүләт ягыннан ярдәм күрсәтү” темасына конференция
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм итү үзәге “Татарстан Республикасы оешмаларына чит ил базарларына керергә Дәүләт ягыннан ярдәм күрсәтү” темасына конференциядә катнашты.
Конференциядә катнашучылар экспортка ярдәм итү сораулары буенча мәгълүмат алдылар.
Конференция барашында катнашучылар кызыксынган сорауларына җаваплар алдылар.
5
март, 2014 ел
чәршәмбе
Инновацион эшчәнлеген статистик күзәтү сораулары буенча семинар
2014 елның 4 нче мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Инновацион эшчәнлеген статистик күзәтү сораулары буенча семинар узды.
Семинарда Федераль Дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы, шулай ук республиканың 41 оешмасы вәкилләре катнашты.
Семинарда статистик отчет тутырганда килеп чыга торган төп проблемалар каралды.
Шулай ук оешмалар вәкилләрен “ТехУспех” конкурсында катнашырга чакырдылар.
“Республика яшьләр форумы-2013”нең йомгаклау күргәзмәсе булды
“Республика яшьләр форумы-2013”нең йомгаклау күргәзмәсе булды. Биредә яшьләрнең иң яхшы проектлары урын алган иде.
Казан теннис академиясендә үткән әлеге чарада ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы вәкилләре, ТР министрлыклары, төрле тармаклар буенча эшчәнлек алып бара торган предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.
ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы форумны 4 нче ел рәттән үткәрә. Аның кысаларында сәләтле яшьләрнең инновацион, социаль яктан әһәмиятле, файдалы идеяләрен һәм проектларын тормышка ашыру өчен уңай шартлар тудырыла.
Катнашучыларның яше 16дан алып 30га кадәр. Быел форумда катнашуга 1102 заявка җибәрелгән, әмма йомгаклау өлешенә 46 проект кына чыга алган. Алар эчтәлеге буенча 8 төркемгә бүленеп, “Яшьләр фәне һәм инновация”, “Архитектура һәм шәһәр мохите”, “Мин эшмәкәр”, “Инициатива”, “Куркынычсызылык”, “Илһам”, “Мәгълүмат агымы”, “Киләчәккә старт” мәйданчыкларында тәкъдим ителде. Премьер-министрга һәр проектның асылын аңлаттылар һәм идеяләренең җәмгыятькә китерәчәк файдасы турында сөйләделәр.
Әйтик, “Мәгълүмат агымы” мәйданчыгында И. Халиковны “Smart Parking” исемле проект кызыксындырды. Проектның авторлары - IT-лицейның 9 нчы сыйныф укучылары. Алар кулланучыларга парковкаларда машина кую өчен буш урын табарга ярдәм итә торган мобиль кушымта уйлап чыгарган. Программаны айфоннарга да, смартфоннарга да урнаштырып булачак. Әлеге уңайдан, Илдар Халиков укучыларга проектны ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ярдәме белән файдаланылышка кертү өстендә эшләргә тәкъдим итте.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз