ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2014 ел
сишәмбе
2014 нче елның 25 нче мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының инновацион үсеш департаменты директоры Артем Шадрин белән киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Кама инновация-территориаль җитештерү кластеры вәкилләре катнашты.
Анда төбәкнең көндәшлеккә сәләтлелеген күтәрү инструменты булган территориаль инновацияле кластерларның үсеш модельләрен тикшерү сораулары каралды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович катнашында инновацион территориаль кластерлар үсеше мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Икътисади үсеш министры урынбасары – статс-секретарь Олег Фомичев, РФ Финанслар министры урынбасары Андрей Иванов, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Глеб Никитин, РФ Мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе вәкилләре катнашты.
Аркадий Дворкович кереш сүзендә Татарстанның бер үк вакытта сәнәгать предприятиеләре, фәнни тикшеренүләр, эшләнмәләр булдыру, сынаулар белән шөгыльләнүче ширкәтләр тупланган территориаль берләштерелгән структураларны формалаштыру буенча тәҗрибәсе булуын һәм аның билгеле бер нәтиҗәләр бирүен ассызыклап узды. Ул “Химград” предприятиесен мисалга китерде: кластер барлыкка килгәннән бирле, “Химград” оешмасы кереме соңгы алты елда елына 14 млрд тәшкил иткән. “Бу җитди күрсәткеч, потенциал югары, аның киләчәктә ничек үсеш алачагы да күзаллана. Бу тәҗрибәне кулланырга, башка төбәкләргә тиражлау механизмнарын табарга, булган структуралар базасында мондый кластерларга нигез салуга импульс бирергә кирәк”, - дип басым ясады Аркадий Дворкович. Хөкүмәт Рәисе урынбасары сүзләренчә, бүгенге көндә илдә производство концентрациясенең формалары күп, болар махсус икътисади зоналар, технопарклар, шулай ук сәнәгать парклары да үсеш ала.
Инновацион территориаль кластерларны үстерү синергетик нәтиҗә бирергә, яхшы мәгънәсендә чылбырлы реакция тудырырга тиеш. Бүген бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Казандагы киңәшмәдә хәбәр итте, киңәшмә Казан дәүләт энергетика университетында (КДЭУ) узды.
Исегезгә төшерәбез, Дмитрий Медведев бер көнлек эш сәфәре белән Казанда.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович һәм башкалар катнашты.
«Без инновацион территориаль кластерлар үсеше буенча фикер алышырга җыелдык, - диде Дмитрий Медведев, киңәшмәне ачып. – Без моны юкка гына Татарстанда уздырмыйбыз, чөнки республика моның белән күп шөгыльләнә, аерым уңышлары да бар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевка Татарстан Республикасында кайбер социаль программаларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, Дмитрий Медведев эш сәфәре белән Татарстан башкаласы Казанда.
Дмитрий Медведев белән Рөстәм Миңнехановның ике яклы очрашуы инновацион территориаль кластерлар үсешенә багышланган киңәшмәдән соң Казан дәүләт энергетика университетытында (КДЭУ) узды.
«Республиканың инновацион үсешен карарга чакырган өчен рәхмәт. Бар да әйбәт бара, хәтта икътисадый катлаулы шартларда да, - диде Дмитрий Медведев. – Бүген мин күргән объектлар күңелдә тирән эз калдыра. Мин инновацион үсеш темасыннан гади әйберләргә әйләнеп кайтасым килә, алар безнең гражданнар, шул исәптән Татарстанда яшәүчеләр өчен шулай ук мөһим, – мин торак мәсьәләсен әйтүем. Мин беләм, сез бу программа белән шөгыльләнәсез. Уңышлар ничек, перспективалар нинди?»
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович Казанга эш сәфәре кысаларында "Казан" Агросәнәгать паркында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде. Агросәнәгать паркы генераль директоры Олег Власов комплекс буйлап экскурсия уздырды.
Аркадий Дворковичның визиты Агросәнәгать паркы каршындагы мәйданчыкны караудан башланды. Биредә кунаклар "Сельмаг" көпчәктәгге кибетенә игътибар иттеләр, мондый рәвештәге сату стационар кибтләре булмаган торак пунктларда кирәк.
"Казан" Агросәнәгать паркында бакалея продукциясе урнашкан рәтләрдә делегация Татарстан җитештерүчеләренең балы сатыла торган җирдә тукталдылар. Биредә төрле сорттагы бал, прополис, кәрәзле бал сатып алып була.
Аркадий Дворкович һәм Рөстәм Миңнеханов "Фермер" утрау-павильонга да игътибар иттеләр, ул сатып алучыларга ишекләрен якын арада ачарга тиеш. Анда ТР фермерлар һәм крестьян шәхси хуҗалыклары ассоциациясенең продукциясе сатылачак.
Иртәгә, 26 нчы март 16 сәгатьтә, Татарстанда “Ачык Хөкүмәт” механизмнарын гамәлгә кертүгә багышланган ведомствоара утырыш узачак. IT-паркта узачак бу чараны ТР Премьер-министр урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ачып җибәрәчәк һәм 2014 нче елга ачык хөкүмәт механизмнарын гамәлгә кертү механизмнарының “юл картасы”н тәкъдим итәчәк.
Утырышта шулай ук РФ Президентының “Россия иҗтимагый инициативасы” интернет-ресурсын кулланып, Россия Федерациясе гражданнары тарафыннан юлланган иҗтимагый инициативаларын карау турындагы” Указының ТР да үтәлеше, “Татарстан Республикасы депутатлары” сервисы, норматив-хокукый актлар проектлары буенча җәмәгатьчелекнең фикер алышуы буенча сервисны гамәлгә ашыру һ.б. мәсьәләләр каралачак.
Инфляция – бәяләр үсешенә ярдәм итүче иң уңдырышлы «ашлама», дигән бер акыл иясе. Шуңа күрә, түрәләр авызыннан инфляция үсеше турында сүз чыгуга, тагын бәяләр күтәреләчәк икән инде, дип уйлап куярга күнеккәнбез.
Росстат мәгълүматларына караганда, илдә инфляция дәрәҗәсе ел башыннан – 1,8, ә март башыннан 0,5 процент тәшкил итә. Узган ел март башыннан бәяләр үсеше – 0,3 процент, ел башыннан 1,9 процент булган. Белгечләр искәртүенчә, быел февральдә бәяләрнең тәүлеклек уртача үсеше 0,025 процент булса, март башыннан ул 0,032 процентка җиткән. Шушындый динамика сакланганда, РФ Икътисади үсеш министрлыгы фаразлары беркадәр үзгәрергә, март нәтиҗәләре буенча инфляция дәрәҗәсе 0,99 процентка җитәргә мөмкин, дип кисәтә экспертлар.
Россия Финанс министрлыгы белгечләре фикеренчә, рубльнең еврога һәм долларга карата курсы кинәт төшү дәвам иткәндә, икенче кварталда илдә инфляциянең үсеш темплары артырга мөмкин. Аның беренче кайтавазы чит илдә җитештерелгән товарларга бәяләр күтәрелү булачак.
Шулай да финанс министры Антон Силуанов, нинди генә вазгыять сакланса да, Хөкүмәт алдагы өч елга расланган бюджет чыгымнарын кыскартырга җыенмый, 2018 елга кадәр салымнар да күтәрелмәячәк, дип тынычландыра. «Әлегә гамәлдә булган бюджет параметрларыннан чыгып, баланслылык саклануы турында әйтә алабыз», – ди ул. Финанс министры, әгәр глобаль үзгәрешләр күзәтелми икән, икенче яртыеллыкта инфляция темпларының акрынаюын фаразлый.

24
март, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында“Алгарыш” грантлар программасы сораулары буенча киңәшмә узды.
Киңәшмшңә әлеге программа буенча заявкалар кабул итү вакыты озайтылу турында игълан ителде. Шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Гражданнарны Россиянең һәм чит илләрнең белем бирү һәм фәнни оешмаларында әзерләүгә, яңадан әзерләүгә һәм аларның стажировкасына Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең «Алгарыш» гранты турында " 2011 ел, 21 май, 398 нче карарында каралган шартлар турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгын гражданнарны Россиянең һәм чит илләрнең белем бирү һәм фәнни оешмаларында әзерләүгә, яңадан әзерләүгә һәм аларның стажировкасына Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең «Алгарыш» грантын (алга таба – «Алгарыш» гранты) бирүне оештыру өчен җаваплылык үзәге һәм гражданнарның түбәндәге категорияләренә «Алгарыш» грантын бирү вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы грант бирүче итеп билгеләргә:
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Физик культура һәм спортны үстерү буенча Россия Президенты каршындагы совет утырышында катнашты (Мәскәү, Кремль).
Физик культура һәм спортны үстерү буенча Россия Президенты каршындагы совет утырышын Владимир Путин уздырды. Утырышта катнашучылар массакүләм спорт һәм физик тәрбия үсеше мәсьәләләре, Сочидагы 2014 елгы Олимпиада һәм Паралимпиада йомгаклары буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, Пхенчхандагы 2018 елгы Уеннарга спортчыларны әзерләү, шулай ук Россиядә олимпия һәм паралимпия кышкы спорт төрләрен үстерү мәсьәләләре кузгатылды.
Владимир Путин утырыш башланшганда искә төшергәнчә, әле генә дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узган, анда Сочидагы 2014 елгы Олимпиада һәм Паралимпиадагә әзерлек һәм аларны уздыруга үз өлешләрен керткәннәрнең уңышлары билгеләп үтелгән. Ул ассызыклаганча, «зур олимпия проекты – бу дистәләгән, йөз меңләгән кешеләрнең хезмәт җимеше».

23
март, 2014 ел
якшәмбе
Татарстан җитәкчелеге республикабызны чит ил инвесторлары өчен кызыклы итү юнәлешендә зур эш алып бара. Узган атнада Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегациянең Япониягә сәфәре дә биредәге бизнес вәкилләрен Татарстандагы мөмкинлекләр белән таныштыру максатын йөрткән.

VI Россия-Япония инвестицион форумында Япония белән партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм хезмәттәшлекне үстерү юнәлешендә шактый гына мөһим килешүләр дә имзаланган. Делегатлар энергияне сак тоту, автомобиль сәнәгате һәм инновацияләр мәсьәләсендә фикер алышкан. Шулай ук медицина, транспорт һәм инфраструктура өлкәләрендә илләр арасындагы багланышлар да каралды, дип сөйләде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов.

Хуш киләсез, инвесторлар

Япония бизнесы Мәскәү, Санкт-Петербургтагы эшчәнлеге белән генә чикләнмичә, бөтен Россия базарына актив рәвештә керергә тиеш дип билгеләгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, Россия-Япония инвестицион форумы Россия төбәкләренә үзләрен күрсәтү өчен киң мөмкинлекләр ача.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International