Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан – 2014 елгы төрки дөньяның мәдәни башкаласы” елын ачу тантанасында катнашучы Төркия Республикасы делегациясе белән Казан Кремлендә очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының халыкара эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов,Татарстан мәдәнияте министры Айрат Сибагатуллин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов беренче чиратта Татарстан белән Төркия Республикасы арасында актив үсеп килүче икътисадый партнерлыкны билгеләп үтте. Ул хәбәр иткәнчә, бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасында, Россия Федарациясенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов белән бергә, ике эре төрек резидент-предприятиесендә булган,алар якын киләчәктә эксплуатациягә тапшырылачак. «Һәм бу башлангычы гына әле, - диде Р.Н. Миңнеханов. – Без автокомпонентлар белән бәйле күп кенә Төркия предприятиеләре белән хезмәттәшлек итәбез, һәм якын киләчәктә, минемчә, без тагын күп кенә уртак проектлар күрербез».
Татарстан белән Төркия арасындагы багланышлар үсешенә, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Төркия Республикасы Президенты Абдулла Гюльнең, Премьер-министры Рәҗип Эрдоганның Казанга визиты этәргеч булды, Казанга Төркия министрлары, провинцияләр губернаторлары да килде. ТР Президенты Төркия Республикасының Казандагы генераль консуллыгына нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен аерым рәхмәт белдерде.