Михаил Бабич эш визиты белән Татарстанга килә

2014 елның 25 апреле, җомга

Бүген РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Татарстан Республикасында була. Ул, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин белән бергә, берничә киңәшмәдә катнашачак.


“КАМАЗ” ААҖ мәйданчыгында Идел буе федераль округында урнашкан оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә Дәүләт оборона заказлары биналарының урнашуларына кагылган мәсьәләләр буенча киңәшмә була.


Көннең икенче яртысында Михаил Бабич РФ Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышында катнашачак, дип хәбәр итә ТР буенча Баш федераль инспекторның матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International