"Алабуга" МИЗда Чит ил инвестицияләре буенча консультатив советның күчмә утырышы

2014 елның 25 апреле, җомга

2014 елның 25 нче апрелендә "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә Чит ил инвестицияләре буенча консультатив советның күчмә утырышы узды. Утырышта Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, министерство һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан ТР Икътисад министры Мидхәт Шагиәхмәтов катнашты.

Катнашучылар "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә эшләп килүче резидентлар белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International