Алабуганың социаль-икътисади үсеш прогнозы тикшерелде

2014 елның 18 июне, чәршәмбе
Бүген перспективалы социаль-икътисади үсеш палатасында Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш прогнозы ясау буенча ведомствоара эшче группасының күчмә утырышы булды. Утырышны АМР башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгәтуллина үткәрде.

Киңәшмә барышында 2015-2017 елларга предприятиеләрнең җитештерү-хуҗалык эшчәнлеге прогнозы каралды.
ТР икътисад министрлыгының муниципаль берәмлекләрне үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Гүзәл Баязитова һәм АМР Перспективалы социаль-икътисади үсеш палатасы рәисе Олег Колпаков АМРның 2015-2017 елларга социаль-икътисади үсеш прогнозы турында хәбәр иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International