Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
Рөстәм Миңнеханов: Бүген Татарстан Республикасы белән КХР арасындагы хезмәттәшлек күп юнәлешләр буенча гамәлгә ашырыла
2014 елның 18 июне, чәршәмбе
Бүген Казан Кремлендә «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ белән CNCEC (Кытай милли химик-инжиниринг компаниясе) компаниясе арасында үзара аңлашу турында меморандумга имза салынды. Документка «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ генераль директоры Азат Бикмурзин һәм CС7 компаниясе идарәсе рәисе Су Фуцян имза салды.
Имза салу тантанасында КХРның РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ли Хуэй һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Чара Ли Хуэй һәм Рөстәм Миңнеханов очрашуы кысаларында уздырылды.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ул Россия-Кытай дустанә мөнәсәбәтләргә кысаларында Татарстан белән КХР арасындагы хезмәттәшлек мөмкинлекләрен югары бәяли. Ул КХР илчелегенә уртак проектларда һәм инициативаларда ярдәм күрсәткәне, шулай ук апрель аенда Татарстан Республикасы делегациясе визитын оештыруда булышканы өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Президенты искә төшергәнчә, апрель аеда ул КХРның кайбер провинцияләрендә (Урумчы, Пекин, Гонконг шәһәрләрендә) булган, шулай ук Татарстанның икътисадый потенциалын тәкъдир итүдә катнашкан. Моннан тыш, 2014 елның маенда Рөстәм Миңнеханов Россия Федарациясе Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге делегация составында югары дәрәҗәдәге сөйләшүләрдә катнашкан.
Июнь аенда Татарстанга аэрокосмик фәннең һәм сәнәгатьнең Кытай корпорациясе вәкилләренең визиты көтелә, диде Рөстәм Миңнеханов, ә бүген Казанга КХРдан Иминлек мәсьәләләрен алып баручы югары вәкилләрнең V халыкара очрашуында катнашучылар киләчәк (чара 2014 елның 19 июнендә «Корстон» КККда узачак).
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан Республикасы белән КХР арасында хезмәттәшлек күп юнәлешләр буенча алып барыла, эре сәнәгать компанияләре белән эшлекле багланышлар дәрәҗәсендә дә, шулай ук Кытай провинцияләре (Шаньдунь, Хунань провинцияләре) дәрәҗәсендә дә. Ул шулай ук искә төшергәнчә, Харбиндагы (КХР) техник-икътисадый үсеш зонасы «Алабуга» (Татарстан) махсус икътисадый зонасы белән хезмәттәшлек итә.
Бүген К(П)ФУ базасында Конфуций институты уңышлы эшләп килә, диде Рөстәм Миңнеханов,Татарстан югары уку йортларында барлыгы 320 Кытай студенты укый. Без аларның саны артсын, дибез, шулай ук безнең студентлар да Кытайда укыса, әйбәт булыр иде.
Аның фикеренчә, туризм өлкәсендә уртак эшне активлаштырырга кирәк – монда ике якның да потенциалы зур.
Татарстан белән Кытайның халыкара дәрәҗәдәге зур ярышларны уздыру тәҗрибәсе бар, диде Рөстәм Миңнеханов, спорт мәсьәләләрендә дә без бер-беребезгә файдалы.
Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, республика Пекинда вәкиллек ачу мәсьәләсен карый, шулай ук Казан белән Кытайның кайбер шәһәрләре арасында турыдан-туры авиаочышлар оештыру эшен алып бара. «Көнбатыш Европа – Көнбатыш Китай» транспорт коридоры шулай ук Татарстан Республикасы территориясе аша уза.
Без Кытай инвесторларын Татарстанда проектларны гамәлгә ашырырга җәлеп итәргә, моның өчен шартлар тудырырга тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм бу мәсьәләләр буенча без актив фикер алышабыз.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, бүген үзара аңлашу турында меморандумга имза салган Кытай милли химик-инжиниринг компаниясе проектлар буенча нәтиҗәле эшләвен күрсәтте. Аерым алганда, «Аммоний» проектын гамәлгә ашыруны тәмамлап киләбез. Моннан тыш, Кытай компаниясе олефин комплексын төзү проектында катнаша.
Үз чиратында, КХРның РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ли Хуэй белдергәнчә, бүген Россия-Кытай мөнәсәбәтләре бик әйбәт чор кичерә. Россия Федарациясе Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге визит барышында имзаланган килешүләр, шул исәптән газ өлкәсендә дә тиңдәшсез характерга ия.
Без региональара хезмәттәшлек өлкәсен дә үстерергә тырышабыз.
Татарстан, Россия регионы буларак – КХРның җитди партнерларыннан берсе, дип саный Илче. Ул Мәскәүдә КХР илчелеге территориясендә Татарстан Республикасының икътисадый һәм инвестицион потенциалын тәкъдир итәргә тәкъдим итте.
КХРның РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Татарстан Республикасы вәкилләрен 2014 елның 1-6 сентябрендә Урумчы шәһәрендә Кытай Хөкүмәте тарафыннан оештырыла торган «Китай – Евразия ЭКСПО» күргәзмәседә катнашырга чакырды.
Ли Хуэй әфәнде шулай ук Казан белән Кытайның кайбер шәһәрләре арасында турыдан-туры очышлар оештыру буенча башкарылган эшне дә уңай бәяләде. Ул хәбәр иткәнчә, үткән ел Кытай ягы Россиянең Казан, Сочи, Чита һәм Владивосток шәһәрләрендә генераль консуллыклар ачу инициативасы белән чыкты.
ТР Президенты Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан җитештерүчеләре Минскта ритейл көннәрендә катнаша ала
Икенче июньдә Минскта кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен Белоруссия һәм Рәсәйнең иң эре ритейлерлары белән B2B-сессия узачак. Сөйләшүләр һәм продукцияне тәкъдир итү ритейл көннәре кысаларында узачак, чараны КУЭ Корпорациясе оештыра.
15
май, 2026 ел
Татарстанда уникаль товарларны яклау һәм төбәк брендларын үстерү турында сөйләячәкләр
Егерменче майда “Уникаль осталык Үзәге” Конференц-залында "Рәсәйнең төбәк брендлары - үсешнең яңа нокталары” укыту семинары узачак, анда катнашучылар эксклюзив продукциягә хокукны ничек якларга һәм локаль брендны ничек үстерергә икәнлеге турында беләчәкләр.
Татарстанда ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән документларны килештерү сроклары 90 көннән 5 көнгә кадәр кыскартылды
Татарстанда Бердәм килештерүләр Кабинеты эшләтеп җибәрелгәннән бирле платформага 43 ресурс белән тәэмин итүче оешма (РСО) кушылды, шул исәптән “Сетевая компания”, “Водоканал” һәм “Газпром трансгаз Казань” базарының эре вәкилләрен дә кертеп. Шуның аркасында РСОдан җаваплар бирү вакыты 90 көннән 5 көнгә кадәр кыскарды, бу инвестпроектларны гамәлгә ашыруны тизләтә.
Партнерлык финанславы аша инвестицияләрнең потенциаль күләме триллион сумга җитәргә мөмкин
“БДБда ислам финанслары - потенциаллар һәм чакырулар” партнерлык финанслау һәм инвестицияләр буенча AAOIFI 2 нче Халыкара конференциясендә Рәсәй Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Аксаков Рәсәйдә ислам финанслары базарының җитди потенциалын билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз