ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2014 ел
җомга
2014 нче елның 8 нче сентябреннән алып 10нчы сентябренә кадәр Мәскәү шәһәрендә PROEstate VIII Халыкара инвестицион форумы узачак.
Бүген Казанның “Корстон” комплексында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк оешмасының беренчел бүлекләре секретарьлары форумында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка ТР Дәүләт Советына булачак сайлауларда “Бердәм Россия” партиясе исемлеген җитәкләргә дигән тәкъдим җиткерелде. Партиянең 36 нчы санлы Түбән Кама җирле бүлеге секретаре Ришат Галимовның әлеге тәкъдимен форум делегатлары алкышлар белән хуплады. Республика башлыгы бу тәкъдимне хөрмәт һәм җаваплылык белән кабул итеп, моңа ризалык бирде. Искәртеп узабыз, парламентка сайлаулар 2014 нче елның 14 сентябрендә узачак.

Форум эшендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

3
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда муниципаль районнар һәм шәһәр округларының халык социаль проектлары республика конкурсының башлангыч этабы тәмамланды. Мондый конкурсны уздыру идеясе һәм инициативалы татарстанлылар ала алган грантларның суммасы турында бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә чараны оештыручылар сөйләде. 
ТР Икътисад министрлыгы 2014 елның гыйнвар-май  айларына муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингын игълан итте. 
Аннан күренгәнчә, гомуми рейтингта беренчелек Казан шәһәрендә. Әлмәт муниципаль районы – икенче, Лаеш районы өченче урында.

Бүген ТР Президенты Аппаратында Татарстан Республикасы Президенты каршында Кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча советның беренче утырышы узды.


2
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында Татарстан Республикасын энергия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген энергетика хәзерге заман икътисады өчен база тармагы булып тора, диде Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышын ачып. Республикада энергетика объектларын модернизацияләү, шулай ук яңа куәтләрне гамәлгә кертү буенча җитди эш алып барыла. Шулай да энергетика җайланмаларының физик һәм мораль искерүе актуаль булып кала.
Бүген республиканың энергия системасында электр һәм җылылык энергиясен җитештерүдә 4 компания эшли. Болар: «Генерирующая компания» ААҖ, «ТГК-16» компаниясе, Түбән Кама ТЭЦ һәм Урыссу ГРЭС ТГК.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кара металл, төсле металл әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату буенча эшчәнлекне лицензияләү буенча 2014 нче елның 1 нче яртыеллыгына нәтиҗәләр ясалды.


1
июль, 2014 ел
сишәмбе
ТР парламенты башлыгы республиканың Икътисад министрлыгында эшлекле очрашу уздырды, депутатлар Мәскәүдә ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә җыелды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТРның РФдәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, шулай ук республика министрлыклары вәкилләре катнашты.

Искәртеп үтик: Дәүләт Думасының профильле комитетлары функцияләре нигезендә 14 эш төркеме булдырылган, аларның һәрберсенә депутатлар һәм министрлык урынбасарлары дәрәҗәсендә ТР министрлыклары, ведомстволары вәкилләре җитәкчелек итә.
2014 елның 1 нче июлендә Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән максатчан күрсәткечләрен мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Комиссиянең эшче төркеме утырышы булды. Утырышта Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 596-606 номерлы указларында каралган Россия Федерациясе Президенты йөкләмәләренең, шулай ук эшче төркемнең аңа кадәрге карарларының үтәлеше тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International