Конкуренцияне үстерүгә булышлык күрсәтү буенча республика комиссиясе турында

2014 елның 1 июле, сишәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Конкуренцияне үстерүгә булышлык күрсәтү буенча республика комиссиясе турында" 2014 ел, 24 июнь, 432 нче карары белән Конкуренцияне үстерүгә булышлык күрсәтү буенча республика комиссиясе булдырылган.
Комиссиянең төп бурычлары түбәндәгеләр:
2.1. Татарстан Республикасы товарлары, эшләре, хезмәт күрсәтүләренең өстенлекле һәм социаль әһәмиятле базарлары базасын булдыру эшчәнлеген оештыру.
2.2. Татарстан Республикасының конкурентлы сәясәтен камилләштерү мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр карау.
2.3. Конкурентлы сәясәт мәсьәләләре буенча консультатив-методик ярдәм күрсәтү.
2.4. Комиссия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча очрашулар, “түгәрәк өстәлләр” һәм конференцияләр оештыру һәм үткәрү.
 
Карар белән   монда танышырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International