Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында энергия белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды
2014 елның 2 июле, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында Татарстан Республикасын энергия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген энергетика хәзерге заман икътисады өчен база тармагы булып тора, диде Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышын ачып. Республикада энергетика объектларын модернизацияләү, шулай ук яңа куәтләрне гамәлгә кертү буенча җитди эш алып барыла. Шулай да энергетика җайланмаларының физик һәм мораль искерүе актуаль булып кала.
Бүген республиканың энергия системасында электр һәм җылылык энергиясен җитештерүдә 4 компания эшли. Болар: «Генерирующая компания» ААҖ, «ТГК-16» компаниясе, Түбән Кама ТЭЦ һәм Урыссу ГРЭС ТГК.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2013 елда республиканың энергия системасы кулланучыларны энергия белән ышанычлы һәм имин тәэмин итте. Энергетиклар шулай ук Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерлек һәм аны уздыру кысаларында куелган бурычларны тиешенчә үтәделәр. Татарстан Президенты искә төшергәнчә, генерацияләүче компанияләр 2013 елда 22,4 млрд. кВтч электр энергиясе эшләп чыгарды, бу 2012 елдагы белән чагыштырганда 6%ка ким (белешмә өчен: 2012 елда – 24 млрд. кВтч). 2013 елда 26 млрд. кВтч артык кулланылган.
Татарстан Президенты сүзләренчә, 2014 елда куллану 1,8%ка артырга тиеш. Агымдагы елда электр энергиясен эшләүне арттыру планлаштырылмый.
Безгә бу тармакка җитди инвестицияләр һәм үзгәрешләр кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов, бу электр энергиясенә кытлыкны бетерергә, тарифлар үсешен туктатып торырга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, ул билгеләп үткәнчә, бер генә эре проект та электр белән тәэмин итмичә гамәлгә ашырыла алмый.
Татарстан Республикасы кулланучыларын электр энергиясе белән ышанычлы һәм имин тәэмин итү мәсьәләләре турындагы нотык белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дамир Сафиуллин чыгыш ясады.
Аннары ситуация турында «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев сөйләде.
ТР Президенты Матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан җитештерүчеләре Минскта ритейл көннәрендә катнаша ала
Икенче июньдә Минскта кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен Белоруссия һәм Рәсәйнең иң эре ритейлерлары белән B2B-сессия узачак. Сөйләшүләр һәм продукцияне тәкъдир итү ритейл көннәре кысаларында узачак, чараны КУЭ Корпорациясе оештыра.
15
май, 2026 ел
Татарстанда уникаль товарларны яклау һәм төбәк брендларын үстерү турында сөйләячәкләр
Егерменче майда “Уникаль осталык Үзәге” Конференц-залында "Рәсәйнең төбәк брендлары - үсешнең яңа нокталары” укыту семинары узачак, анда катнашучылар эксклюзив продукциягә хокукны ничек якларга һәм локаль брендны ничек үстерергә икәнлеге турында беләчәкләр.
Татарстанда ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән документларны килештерү сроклары 90 көннән 5 көнгә кадәр кыскартылды
Татарстанда Бердәм килештерүләр Кабинеты эшләтеп җибәрелгәннән бирле платформага 43 ресурс белән тәэмин итүче оешма (РСО) кушылды, шул исәптән “Сетевая компания”, “Водоканал” һәм “Газпром трансгаз Казань” базарының эре вәкилләрен дә кертеп. Шуның аркасында РСОдан җаваплар бирү вакыты 90 көннән 5 көнгә кадәр кыскарды, бу инвестпроектларны гамәлгә ашыруны тизләтә.
Партнерлык финанславы аша инвестицияләрнең потенциаль күләме триллион сумга җитәргә мөмкин
“БДБда ислам финанслары - потенциаллар һәм чакырулар” партнерлык финанслау һәм инвестицияләр буенча AAOIFI 2 нче Халыкара конференциясендә Рәсәй Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Аксаков Рәсәйдә ислам финанслары базарының җитди потенциалын билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз